news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлар өчен милли түгәрәкләр оештырган

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студентлар өчен төрле проектлар, шул исәптән шигъри-музыкаль театр һәм иҗат түгәрәкләре алып бара. Бу турыда кафедра мөдире Альбина Хәлиуллина хәбәр итте.

«Сирәк күренешләрнең берсе – кафедра каршында «Сәләт» татар шигъри-музыкаль театры эшләп килә. «Акчарлаклар» иҗат түгәрәге, «Тел чишмәсе» берләшмәсе талантлы студентлар белән тәрбияви юл ача», – диде ул Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында.

Шулай ук, аның әйтүенчә, кафедра каршында укучылар һәм студентлар өчен «Җанлы сүз», «Туган як шигърияте» кебек бәйгеләр, дистанцион олимпиадалар даими үткәрелеп килә.

«Шулай итеп, кафедра төбәктә татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен фәнни нигездә өйрәнүче үзәк буларак карала ала», – дип билгеләп үтте Альбина Хәлиуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot