news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа эшмәкәренең “Кущтанащ” бренды башкорт җәмәгатьчелегендә дәгъва тудырган

Филологлар татар акцентын товар билгесендә куллануны дөрес түгел дип тапкан.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан эшмәкәре Андрей Таюсов “Кущтанащ” атамалы товар билгесен теркәгән. Әмма типик татар акцентына пародияне бренд итеп куллануны башкорт галимнәре уңай кабул итмәгән. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Уфадагы эшмәкәр Андрей Таюсов "Кущтэнэщ" бренды белән азык-төлек, аерым алганда бал сатарга җыена. Ул бу сүзнең татар яки башкорт теленнән алынмаганын, ә "рус теленә стильләштерелгән транслитерация" икәнен аңлаткан.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, Башкортстан җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре бу сүзнең әдәби башкорт теле нормаларына каршы килүен билгеләп узган. Алар әйтүенчә, "кущтанащ" татарча яңгырый. 

“Әгәр без Башкортстанда товар знагын булдырабыз икән, ул башкорт телендә булырга, әдәби башкорт теле нормаларына буйсынырга тиеш. Әгәр бу рус алфавитында булмаган башкорт алфавиты хәрефләре икән, аларны үзгәртү мөмкин, әмма бу очракта башкорт телендә дә, рус телендә дә “с” авазы бар, шуңа күрә ул “кустэнэс” булырга тиеш иде”, - дип саный Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының фәнни җитәкчесе, филология фәннәре докторы Фирдәвес Хисаметдинова.

"Бу атама татар теле үзенчәлегеннән бигрәк, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын чагылдыра”, - ди филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университеты мөгаллиме Искәндәр Сәетбатталов.

Интеллектуаль милек буенча федераль агентлыкта (Роспатент) товар знакларын теркәгән вакытта махсус тикшерү уздырылмаганын әйткәннәр. Бренд бер телдә дә булмаган уйдырма сүз булырга мөмкин. Атама билгеле бер товар яки хезмәт турында яки аерым бер географик объект атамасы булса гына чикләүләр бар.

Бу хакта тулырак - "Интертат" татар сайтында.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot