Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа дәүләт татар «Нур» театры юбилей сезонын яңа спектакль белән ачачак
16 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Уфа дәүләт татар «Нур» театры XXXV юбилей сезонын ачачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хеәмәте хәбәр итә.
Тантаналы кич режиссер Азат Җиһаншин куелышындагы «Ашыкма» спектакле белән башланачак. Драматург Мансур Гыйләҗов пьесасы буенча куелган спектакль тамашачыларга узган сезон ахырында ук тәкъдим ителде — премьералар 24 һәм 25 июнь көннәрендә узды һәм тамашачыдан югары бәя алды.
«Спектакль заманча дөньяда иллюзияләргә җиңел бирелү турында комик һәм шул ук вакытта тормышчан да тарих буларак корыла. Без еш кына бәйләнчек шарлатаннарның алдавына ышанырга әзер. Төп героиня, катлаулы хәлдә калгач, котылуын спиритизм сеансында күрә. Әмма тамашачыларны мистик ачыш урынына көлкеле аңлашылмаучанлыклар, көтелмәгән фаш итүләр һәм теге дөньядан «кунак» белән эксцентрик әңгәмәләр көтә», – диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз