news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа белән Төмән арасында мәдәни элемтәләргә нигез салынды

Уфа белән Төмән арасында мәдәни элемтәләргә нигез салынды

(Төмән, 8 ноябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән белән Тубыл шәһәрендә Башкортостан Язучылар берлегенең татар әдипләре бүлеге җитәкчесе шагыйрь һәм прозаик Рәшит Сабит булып китте. Аның монда килүенең максаты Себер ханлыгының тарихын тирәнрәк өйрәнергә теләве белән бәйле иде.

Рәшит әфәндене элек-электән Себер ханлыгының тарихы, Күчем ханның образы кызыксындырган икән. Себер ханлыгының тарихына, язмышына бәйле тарихи чыганакларны өйрәнгәндә аңа Себердә Ислам динен, татар дәүләтчелеген ныгыткан, татар ханлыгы җимерелгәннән соң да озак еллар буе аны яңадан кайтару өчен көрәшкән Күчем ханның, Себер ханлыгының фаҗигале язмышы көчле тәэсир ясаган һәм аңарда бу тарихи шәхеснең образын әдәби әсәрдә чагылдыру теләге туган. Бу теләк аңарда бигрәк тә Тубыл язучысы Вячеслав Софроновның «Кучум» трилогиясен укып чыкканнан соң көчәйгән. Софроновның тарихи фактларны шактый бозып, шактый катлаулы шәхес булган Күчем образын тискәре буяулар белән генә тасвирлап, аны түбән җанлы кеше итеп кенә күрсәтүе, Себердә яшәүче татарларның күңелендә дә тирән ризасызлык тудырган иде. Рәшит Сабит Күчем турында язачак әсәрендә Себер ханлыгының ныгуына, аның һәлакәтенә бәйле вакыйгаларны объектив тасвирлап күрсәтүне максат итеп билгеләгән. Ул Габделбәр Фәйзрахмановның тарихи чыганаклардан тайпылмыйча иҗат иткән «История сибирских татар с древнейших времен до начала 20 века» дип аталган хезмәтендә Күчем көчле дәүләт кешесе буларак гәүдәләнә, дип, башлыча галим версиясенә таяначагын белдерде.

Сабит әфәнде Тубыл шәһәрендә Себер татарларының мәдәният үзәгендә булды, Үзәк каршындагы себер татарлары музее материаллары белән танышты, шулай ук Себер татарлары белән Ермак гаскәре арасында булган канлы бәрелеш истәлеге булган Иртышның Падчеваш дип аталган урынын күрде. Ул шулай ук Тубыл шәһәренең Кремле урнашкан ярдан тирән сулы чал Иртышны, аның аръягында җәелеп яткан икесез-чиксез сазлыкларны күзәтте. Мәдәният үзәге директоры Сәфиулла Ильясов һәм музей мөдире Равилә Кутумова, Уфа кунагының кызыксынуын канәгатьләндерү өчен, барлык мөмкинлекләрне тудырдылар.

Төмән шәһәрендә исә Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсенең милли китаплар бүлегендә Рәшит Сабит татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Ул төмәнлеләрне Башкортостандагы татар әдәбиятының үсеше, шулай ук үзенең иҗаты белән таныштырды, Себер ханлыгы турында әсәр язу өчен әзерлеге җитәрлек булуын, әлегә кадәр Себерне үз күзләре белән күреп, аның кешеләре белән танышып, аралашып, Себер татарлары шивәсен тыңлап кайтуы гына җитми торганлыгын әйтте.

Төмәнлеләр ул иҗат итәчәк әсәрдә Себер ханлыгы язмышының, себер татарларының йөзе дөрес күрсәтелүен һәм әсәрдән өзекләренең матбугатта бирелеп баруын зур теләк итеп белдерделәр. Тарих фәннәре кандидаты, Себер тарихын өйрәнүгә күп елларын багышлаган галим Изил Гарифуллин себер татарларының сыйфатларын ачып күрсәтергә тырышты. «Гади, табигать белән аерылгысыз бәйләнештә яшәүче эчкерсез, ышанучан, киң күңелле, юмарт, кунакчыл ул Себер татары. Һәр халыкта булган кебек, тискәре сыйфатлардан да азат түгел, кирелек көчле аларда. Аның җитешсез якларының төп сәбәбе наданлык булган», - дип ачыклады ул.

Уфа язучысы Рәшит Сабит, Себер белән өзлексез элемтәдә торачагын белдереп, себерлеләргә рәхмәтле булып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100