Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә “Россия” каналы ярдәмендә әти-әни эзләячәкләр
«Видеопаспорт» проекты төркеме бу атнада приютларда, балалар йортларында гаиләле булырга теләгән уфалылар турында сюжет төшергән.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Уфа балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә “Россия” каналында «Когда все дома» тапшыруында әти-әни эзләячәкләр. «Видеопаспорт» проекты төркеме бу атнада приютларда, балалар йортларында гаиләле булырга теләгән 20 бала турында сюжет төшергән. Бу хакта “Башинформ” матбугат үзәге яза.
“Тиздән балаларның видеопаспортлары сайтта, ә 2017 елның декабрендә яки 2018 елның гыйнварында “Россия 1” каналында дөнья күрәчәк, дип сөйләде проект җитәкчесе һәм «У вас будет ребенок» рубрикасын алып баручы Елена Кизякова.
Видеопаспорт – ул бала турында документаль фильм, анда баланың үсеше, сәләте һәм кызыксынулары күрсәтеләчәк. Баланың сәламәтлеге турында табиб, ә укудагы уңышлары турында педагог сөйләячәк.
«Видеопаспорт» проекты 10 елдан артык эшли, бу вакытты Россиянең 37 төбәгендә ятим балалар турныда 4644 видеопаспорт төшерелгән, аларның 3 меңнән артыгы (72 проценты) гаиләләргә урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз