Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфа бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны бутаганнар
Яшь ананың ике көн буе башка кеше баласын ашатуы ачыкланган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә яңа туган сабыйларны бутаганнар, дип хәбәр итә БСТ.
Зөлфия Николаеваны Уфа хастаханәсенә Мишкинск районыннан китергәннәр. Аңа ашыгыч рәвештә кесерево операциясе ясаганнар. Хатын-кыз ике көннән соң гына бала аныкы булмавын аңлаган. Зөлфия сүзләренчә, бала 3800 грамм авырлык белән туган. Икенче көнне аны үлчәгәннәр һәм баланың авырлыгы 1 кг га кимрәк күрсәткән.
“Бу бик күп югалту. Табиблар балагызны ашата алмыйсызмы, баш тарту турында гариза языгыз дигәннәр”, - дип сөйләде Зөлфиянең туганы.
Яшь ананың күз күреме начар, шуңа ул балалар алмашынуын шунда ук күреп алмаган. Ул күзлеген киеп биркадагы исемне укыган. Аның ике көн буе башка кеше баласын ашатуы ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз