news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа Бөтендөнья фольклор фестиваленә әзерләнә башлый

Башкортстан җитәкчелеге Фольклориаданы әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составын билгеләде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2020 елда Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитовның шул хактагы указны имзалавы хакындагы мәгълүмат Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урын алган.

Искәртеп үтәбез, Бөтендөнья фольклориадасының Уфада үткәреләчәге турындагы Указга Россия Президенты Владимир Путин быел 1 июньдә кул куйган иде.

Башкортстан җитәкчелеге Фольклориаданы әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составын билгеләде. 2017 елның 1 ноябренә кадәр оештыру комитетының эш төркеме һәм чаралар планы тәгаенләнәчәк. Муниципаль районнарга да чаралар планын әзерләргә тәкъдим ителгән.

Мәгълүмат өчен. Бөтендөнья фольклориадасы Фольклор фестивальләре оештыру халыкара советы чараларының бер өлеше булып тора. Беренче Фольклориада 1996 елда уздырылды. Ул дүрт елга бер мәртәбә үтә. 2016 елда Фольклориада Мексикада узган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot