news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа ашыгыч ярдәм станциясенең алты хезмәткәре ачлык игълан итте

Алар барысы да эш вакытында үз вазыйфаларын башкарачак

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Уфада ашыгыч ярдәм станцияселәренең берсе хезмәткәрләре түбән хезмәт хакыннан канәгатьсезлек белдереп ачлык игълан иткән, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
“Каршылык белдерү кампаниясендә кардиобригададан табиб, фельдшер, урта медперсонал (медбрат),шәфкать туташы һәм реанимация бригадасыннан ике анестезист-шәфкать туташы катнаша. Алар барысы да эш вакытында үз вазыйфаларын башкарачак”, - дип белдерде Төбәкара сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы оештыру секретаре Андрей Коновал.
Республика Хөкүмәте матбугат хезмәтендә шәһәр хакимияте һәм станция администрациясе тарафыннан барысы да әйтелде дип, вәзгыятьне шәрехләүдән баш тартканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot