news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа артисты Женевада беренче тапкыр халыкара хореография фестивале оештыра

Гүзәл Усманова-Гобе Рудольф Нуриев хөрмәтенә «Нуриев кебек бие» дип аталган студия ачкан.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Уфада туган һәм инде 18 елдан артык Швейцариядә яшәүче хореограф һәм педагог Гүзәл Усманова-Гобе инициативасы белән 28-29 март көннәрендә Женевада балалар һәм олылар өчен беренче халыкара «Helvetic Navruz» хореография фестиваль-конкурсы була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Чара быел Башкортстанда узачак Бөтендөнья Фольклориадасына багышланган. Анда Россиядән, Башкортстаннан бию коллективлары катнаша ала.

Гүзәл Усманова-Гобе — балет артисты, педагог һәм хореограф. Биш яшеннән ул биюгә омтыла, аннары ул аның һөнәренә әверелә, 17 яшеннән ул хореография сәнгатенә үзе өйрәтә. Хәзер аның берничә бию студиясе бар. Берсе Рудольф Нуриев хөрмәтенә «Нуриев кебек бие» дип аталган. Студиядә тәрбияләнүчеләр арасында халыкара бию конкурсларында җиңүчеләр һәм, аерым алганда, нәфис гимнастика буенча Швейцария чемпионнары бар.


news_right_1
news_right_2
news_bot