news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа аэропортына Муса Гәрәев, Мостай Кәрим яки Салават Юлаев исеме бирелергә мөмкин

Россия аэропортларына кем исемнәре бирелгәне 2018 елның 5 декабрендә билгеле булачак.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Уфа аэропортына бирелергә мөмкин шорт исемлектә ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев, язучы Мостай Кәрим һәм башкорт милли каһарманы Салават Юлаев бар. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы халык фикерен өйрәнү Бөтенроссия үзәге генераль директоры Валерий Федоровка сылтама белән хәбәр итә.

Проектка тавыш бирү бүген, 12 ноябрьдә башлана. Илнең 47 аэропортына, шул исәптән Казан аэропортына да исем сайлауда теләгән һәркем катнаша ала. Великиеимена.рф сайтында, проектның социаль челтәрләрендә, 8-800-707-93-17 телефоны буенча шалтыратып, "Аэрофлот" самолетларында яки "Җиңү волонтерлары" нокталарында тавыш бирергә була.

Россия аэропортларына кем исемнәре бирелгәне 2018 елның 5 декабрендә билгеле булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot