news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уеныбызны яхшыртачакбыз – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы остазы сүзләренчә, хоккейчылар бүген тиешле уен күрсәтмәде.

(Казан, 2 cентябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов “Сочи”га каршы уеннан соң (0:5) уздырылган матбугат конференциясе вакытында бүгенге җиңелүнең сәбәпләрен ачыкларга тырышты.
 
“Без ничек тиеш, шундый уен күрсәтә алмадык. Тыныч кына уенга анализ ясарга, җиңелүнең сәбәпләрен табарга һәм нәтиҗәләр чыгарырга кирәк”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов. – Биш уеннан торган үз бозыбыздагы сериягә килгәндә, начар уен күрсәтмәдек. Команданың күтәрелеше сизелә, теләп уйный. Кайбер матчларда беренче булып алка керттерсәк тә, уенны нәтиҗәле төгәлли алдык. Ә бүгенгесенә, кабатлап әйтәм, нәтиҗә ясарга кирәк. Тулаем алганда, бар да әйбәт. Ялгышлар өстендә эшләп, уенны яхшыртачакбыз”.
 
Җәен яхшы уен күрсәткән, хәзер исә очколар җыя алмаган һөҗүмче Станислав Галив турында сорагач, баш тренер: “Әлегә сәбәпләрен ачыклыйсы бар”, – дип кенә җавап бирде.
 
“Владимир Ткачевның яңа сезондагы уенымы? Һәр кеше ялгыша. Минемчә, уеныбызны яхшыртырга вакыт бар әле. Ткачев шуның өстендә эшли дә”, – диде Билалетдинов.
 
Баш тренер сүзләренчә, һөҗүмче Федор Малыхин бүгенге уенга имгәнү сәбәпле чыга алмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100