news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уенны уңышсыз башлыйбыз – Зиннәтулла Билалетдинов

"Авангард"ка каршы матчта "Ак Барс"ка җитди әзерлек тә булышмады.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). “Авангард” хоккейчыларына каршы уенда оттырганнан соң уздырылган матбугат конференциясе вакытында “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов күплектә уйнауны яхшыртырга кирәклеген ассызыклады.

“Без матчка җитди әзерләндек. Кызганыч, беренче периодны башлый алмыйбыз. Исәп 0:2 булганда, килеп туган хәлдән чыгуы катлаулы. Кызганыч, уен азагы да килеп чыкмады”, – диде Билалетдинов.

Аның сүзләренчә, буллит сериясе вакытында Эмиль Гариповны капкада Тимур Билялов алмаштыру – капкачы тренерлары карары. Сүз уңаеннан, әлеге матчта “Ак Барс” составында яңа уенчы Алексей Потапов беренче уенын уздырды.

“Ул начар уйнамады. Миңа калса, командалы уенчы ул, – диде Билалетдинов. – Күплектә голлар аз кертәбез, дисезме? Әйе, бу – проблема. Без аны чишү өстендә эшлибез”.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында буллит сериясендә “Авангард” командасына оттырды (3:4).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100