news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уенның төгәлләнүе бераз кәефне кырды – Станислав Черчесов

Россия футбол җыелмасы Иран командасы белән тигез исәпкә уенны начар нәтиҗә санамый.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Россия футбол җыелмасы баш тренеры Станислав Черчесов Иран командасына каршы уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә иптәшләрчә матчка үз бәясен бирде.

“Уенның беернче таймы күңелсез булды, дисәгез, килешмим. Мондый дәрәҗәдәге уеннарда андый хәл була алмый, беренче минутлардан ук киеренкелек хөкем сөрә, шуңа да яхшы уен күрсәтүе дә кыен. Бер-беребезне яхшы өйрәнгәнбез: без Иран футболчыларына яхшы сыйфатларын күрсәтергә ирек бирмәдек, алар безгә мөмкинлек тудырырга теләмәде. Составта үзгәрешләр булуын да онытмыйк... Ләкин бу аклану түгел, ә аңлату гына. Икенче таймда без яхшырак уйнадык, гол керттерүебез уен барышының нәтиҗәсе түгел. Гол керттерсәк тә, команда тиз арада үз реакциясен белдерде. Алмашка чыккан футболчылар басымны көчәйтте. Матчның төгәлләнүе бераз кәефне дә кырды. Берничә минут дәвам итсә, җиңәр идек тә. Ничек кенә булмасын, тигез исәп – эш нәтиҗәсе. Җиңәргә теләдек, әммма... Без яңа команда төзибез, яңа уенчыларны сыныйбыз”, – диде Станислав Черчесов.

Исегезгә төшерәбез, Россия – Иран җыелма командалары уены 1:1 исәбенә төгәлләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100