news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уенга җитди әзерләнгән идек – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры җиңелүгә китергән сәбәпләр барлыгын җиткерде.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Минскида “Динамо” хоккейчыларына каршы уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә, “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов җиңелүгә китергән сәбәпләр барлыгын әйтте.

“Бу уенга җитди әзерләнгән идек. Кыска гына тәнәфес булды, без әзерләндек. Кызганыч, моңа кадәр күзәтелгән җитешсезлекләрне, билгеле сәбәпләр аркасында төзәтә алмадык. Билгеле, аларны төзәтергә теләдек. Алдагы матчка әзерләнәбез”, – диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары кичә Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Минскиның “Динамо” командасына оттырды (1:4). 

news_right_1
news_right_2
news_bot