news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«UenFest» фестивалендә җиңгән балалар фольклор коллективы «Сочи Парк»та ял итте

Кукмара районының «Инвожо» фольклор коллективы Россиянең иң яхшы парк-аттракционы булган «Сочи Парк»та ял итеп кайткан.

«Балалар әлеге бүләккә «UenFest» II Татарстан халыкларының традицион уеннары регионара фестивалендә җиңеп чыккан өчен ия булдылар. Фестивальнең йомгаклау этабы 1 июнь көнне Казан Кремлендә үткән иде», дип хәбәр итә ТР Мәдәни ресурслар үзәге.

«Инвожо» фольклор коллективы исеменнән ТР Мәдәният министрлыгына һәм конкурсны оештыручы Үзәккә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый бүләк өчен балаларыбыз бик шат», диде коллектив җитәкчесе Геннадий Әхмәтов.

Оештыручылар конкурсның быел да игълан ителәчәген вәгъдә итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot