news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уенчылар кайда баруыбызны яхшы аңлый – Корбан Бердыев

"Рубин" футболчылары Россия чемпионатының 12 нче тур уенына әзерләнә.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). 30 сентябрьдә Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 12 нче турында үз кырында Пермьнең “Амкар” командасы белән очраша. Бүген Казан футболчылары клубның үз базасында ачык күнегүләр уздырды. Ә команданың баш тренеры Корбан Бердыев каләм әһелләре белән аралашты.

“Соңгы уеннарда җиңелү, сүз дә юк, психологик яктан берникадәр үз эзен калдырды. Шунысы сөендерә: егетләр кайда баруыбызны һәм нәрсә эшләвебезне яхшы аңлый. Җаваплылыкны тоеп эшлиләр. Сайлаган юнәлешебезне дөрес юл, дип саныйбыз. Алла боерса, бар да тотрыклыланыр”, – диде Корбан Бердыев.

Баш тренер фикеренчә, футболда һөҗүмчеләргә уңыш та елмаерга тиеш. Команданың голлар кертә алмавы берникадәр шуңа да бәйле.

“Анжи”га каршы уенда капкага беренче өч тибүдә үк 3 гол кертеп булды. Ә калган уеннарда мөмкинлекләр күп, әмма гол кертеп булмый. Уңыш елмаю кирәк, шул ук вакытта кайбер мизгелләрдә осталык җитеп бетмәү дә аяк чала. Моның өстендә дә эшлибез, уенчылар да моны аңлап эш итә”, – диде баш тренер.

“Рубин” – “Амкар” уены 30 сентябрьдә “Казан Арена” стадионында 16.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100