news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уенчылар җиңү өчен барысын да эшли – Хавьер Грасия

"Рубин" командасының баш тренеры, бүгенге җиңелү – кырыс чынбарлык һәм, кызганыч, аны кабул итәргә кирәк, дип белдерде.

Уенчылар җиңү өчен барысын да эшли – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Рубин" футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия "Терек"ка каршы уеннан соң (0:1) уздырылган матбугат конференциясендә әлеге матчка үз бәясен бирде.

"Уенны агрессив рәвештә башларга теләдек, команда алга барды, исәпне ачарга тырыштык. Кызганыч, барып чыкмады. Ә көндәш команда үз һөҗүмнәренең берсендә гол кертте. Вакыт безгә каршы уйнады, хәлне үзгәртергә, гол кертергә, һөҗүм итәргә теләдек. Җиңелеп бару уенчыларның оешмаган гамәлләренә китерде. Кызганыч, моны кабул итәргә кирәк, ялгышлар булды, без җиңелдек һәм бу – кырыс чынбарлык. Алдагы уенга әзерләнергә кирәк", – диде Хавьер Грасия.

Баш тренерның исенә кышкы тәнәфестән чыкканда "Рубин"ның Европа кубогы зонасыннан 4 очкога гына калышуын искә төшерделәр. Ә хәзер команда премьер-лигадан төшеп калу куркынычы янаган зонага якынлаша. "Рубин"ның 8 матч рәттән җиңә алмавы уенчыларның тырышлыгына бәйле түгелме, диелде.

"Футболчылар тулысынча тырыша, җиңү өчен барысын да эшли", – диде баш тренер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100