news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уен сыйфатын яхшыртырга кирәк – Сергей Рыжиков

"Рубин" футбол командасы капкачысы тренерлар штабы көткән уенны күрсәтә алмадык, дип саный.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" футбол командасы капкачысы Сергей Рыжиков Махачкалада "Анжи"га каршы уеннан соң үз фикерләре белән уртаклашты.

"Уен авыр булды, чит кырда уйнадык. Минемчә, безгә барлык компонентларда да уенны яхшыртасы бар әле. Чөнки тренерлар штабы көткән уенны күрсәтә алмадык. Хавьер грасия бу хакта тәнәфестә дә әйтте. Өч очко туплау яхшы, анысы. Чөнки кунакта авыр уен уздырдык. Әмма уен сыйфатын яхшыртырга кирәк", – диде Сергей Рыжиков.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионатыың 18 нче туры кысаларында Махачкалада "Анжи" командасын отты – 1:0.  Матчның беренче таймында хуҗалырныңисәпне ачу мөмкинлеге бар иде. Бәхеткә күрә, 11 метрлы штраф тибүе вакытында "Рубин" капкачысы Сергей Рыжиков тупны тотып кала алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100