news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уен нәтиҗәсе белән канәгатьмен – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры уенга кыска гына бәя бирде.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). "Слован" командасына каршы уеннан соң (6:3) "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры матбугат конференциясендә матчка карата үз фикерен җиткерде. Остаз, гадәттәгечә, сүзне кыска тотты.

"Ике команда да кызыклы уен күрсәтте. Хоккей мавыктыргыч булды. Матур алкалар кертелде. Мин уен нәтиҗәсеннән канәгать", – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, "Слован" – "Ак Барс" матчы кичә Братиславада узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot