news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уен голга кадәр дәвам итте – Зиннәтулла Билалетдинов

"Металлург" – "Ак Барс" командасы очрашуыннан соң баш тренерлар уенга үз бәясен бирде.

Уен голга кадәр дәвам итте – Зиннәтулла Билалетдинов
Ильнар Тухбатов
(Казан, 24 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Магнитогорскида Континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогы өчен көрәшнең Көнчыгыш конференция финалының беренче матчы узды. Боз хуҗалары – "Металлург" хоккейчылары "Ак Барс" командасыннан өстен чыкты – 2:1. Очрашудан соң команда тренерлары матбугат конференциясендә уенга бәя бирде.
 
"Чыдамлыкта сыный торган, яхшы уен булды. Тулаем алганда, матч голга кадәр дәвам итте. Менә шул", – диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.
 
Казан командасы баш тренерыннан кайбер уенчылар хакында да сорадылар. Әйтик, Зиннәтулла Билалетдинов плей-оффта беренче тапкыр бозга чыккан Михаил Сидоровның уенына карата дәгъва белдермәде. Ә команда капитаны Александр Свитовның алда торган матчта бозга чыгуы хакында сорашкач: "Әлегә белмим", – дип җавап бирде.
 
"Металлург" командасының баш тренеры Илья Воробьев та үз бәясен кыска тотты. "Күптән уйнамаган идек бит. Шуңа да матч башында авыр уйнадык", – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100