Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Uen Fest» традицион уен фестивале балаларны өч көнлек иҗади сменага җыйды
26-28 февраль көннәрендә катнашучылар халык уеннары, осталык дәресләре, музыка һәм биюләр белән төзелгән авторлык программасы белән таныша.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Мирас-наследие» балалар лагеренда оештырылган «Uen Fest — Уен Фест» традицион уеннар фестиваленең өч көнлек иҗади сменасы бүген тәмамлана.
26-28 февраль көннәрендә катнашучылар халык уеннары, осталык дәресләре, музыка һәм биюләр белән төзелгән авторлык программасы белән танышты.
Кичә «Истәлек — Istelek» иҗат берләшмәсе артистлары катнашында концерт оештырылды. Ул «Культура.РФ» платформасы аша турыдан-туры трансляцияләнде.
Лагерьга Түбән Кама, Саба, Тукай, Нурлат һәм Буа районнарыннан иллеләп бала чакырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз