news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Uen fest» фестивалендә төрле халыкларның милли уеннары торгызылачак

Фестиваль кысаларында бер ел дәвамында акчалата бүләкләр уйнату каралган.

Татарстанда «Uen fest» фестивалендә төрле халыкларның милли уеннары торгызылачак
Рамил Гали

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республикада яшәүче халыкларның уеннары «Uen fest» фестивалендә тәкъдим ителәчәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Әлеге проектны коллективыбыз белән бергәләп уйладык. Ишегалларында балалар тавышы яңгыравын ишетәсе килә, шулай ук гаилә мохитендә дә аралашу җанлансын иде. Без социаль челтәрләрдә милли уеннарыбызның китапханәсен булдырырга уйладык, моның өчен махсус каналлар ачтык. Монда Татарстанда яшәүче мордва, рус, татар, чуваш һ.б. халыкларның уеннарын күреп була», — дип таныштырды ул.

Ирада Әюпова шушы уеннарны чагылдырган төрле видеороликлар төшерелгәнен әйтте. «Әлеге китапханә тулыланып торачак. Проектта катнашырга без Татарстанның мәдәни оешмаларын, ансамбльләрне чакырдык. Хәзер алар үзләренең милли уеннарын әзерли. Бу материаллар You Tube каналларда да яктыртылып барачак. Моннан тыш, аниматорлар ишегалларына барып, халыкка уеннарны күрсәтәчәк», — диде ул.

«Һәр команда безнең китапханәдә тапкан уеннарны видеога төшереп, Интернетка куя ала һәм шул уенны танылган шәхесләр белән бергә ишегалдында бергәләп уйнарга мөмкинлек туа. Икенче яктан, милли уенны видеога яздырып, социаль челтәргә элүчеләр арасында акчалата бүләк уйнатачакбыз. Акция ел дәвамында барачак. Бүләкләр арасында велосипед, самокатлар бар. Төп приз — юллама», — дип сөйләде Әюпова.

Ирада Әюпова балаларның традицияләрне оныта баруларын билгеләп үтте. «Виртуаль дөньяда яшибез, өлкән буын гореф-гадәтләрне күпмедер дәрәҗәдә белсә дә, яңа буын традицияләребезне белмәүдән, аралашу булмаудан интегә. Бергәләшеп уеннар уйнау бер-береңә ышанычны арттыра, гаиләне берләштерә, уңай хис-кичерешләр тудыра», — дип саный министр.

«Uen fest» фестивале аша онытылган йолаларны да танытып булыр иде. Кызганыч, «Сабантуй» турында гына беләбез шул. Сөмбелә, карга боткасы кебек җыеннарны популярлаштыру зарур. Шушы алымнар туган телебез, мәдәниятебез белән танышу өчен зур этәргеч булыр иде дип уйлыйм», — ди Ирада Әюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100