news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Uen fest» фестивале җиңүчеләре Мәскәүнең тематик паркларына юллама белән бүләкләнде

Фестиваль лауреатлары булган Әлмәт, Ютазы, Чүпрәле, Саба районы командаларына тематик паркларга юлламаны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

«Uen fest» фестивале җиңүчеләре Мәскәүнең тематик паркларына юллама белән бүләкләнде
Михаил Захаров

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивале лауреатлары Мәскәүнең тематик паркларына бара алачак.

Фестиваль лауреатлары булган Әлмәт, Ютазы, Чүпрәле, Саба районы командаларына тематик паркларга юлламаны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

«Безнең балаларыбыз гаджетлардан башларын күтәреп традицион уеннар уйнасалар виртуаль дөньяның реаль тормышыбызның чагылышы булуын аңларлар иде», — диде министр фестиваль сәхнәсеннән.

Алдарак гран-при алучы команда гына тематик паркка юллама белән бүләкләнер дип күзалланган булса да, оештыручылар призлы урыннар алучы командаларны да юллама белән бүләкләргә карар иткән.

«Киләсе елга пандемия куркынычы бетсә, җиңүчеләребезне Диснейлендка да җибәрербез», — диде Ирада Әюпова.

Казан Кремлендә «Uen fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивале бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot