Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уен барышында җиңелеп барган “УНИКС” соңгы чиректә өстен чыгып җиңде
“УНИКС” баскетболчылары ВТБ бердәм лигасының лидерларын җиңделәр.
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы Мәскәүнең “ЦСКА”сын җиңде. Уен Казанда “Баскет-холл”да узды.
“ЦСКА” – ВТБ бердәм лигасының даими лидеры. Хәзер дә “ЦСКА” турнир таблицада, унсигез уенның уналтысында җиңеп, беренче урында тора, ә “УНИКС” ВТБ бердәм лигасында әлегә, уналты уенның унөчендә җиңеп, икенче урында.
Беренче чиректә Казанның “УНИКС” командасы артка калды – 10:18.
Икенче чирек тә “ЦСКА” файдасына тәмамланды – 26:30.
Өченче чиректә дә “УНИКС” командасы “ЦСКА”дан калышты – 41:48.
Дүртенче чиректә “УНИКС” алга чыга алды, һәм Казан баскетболчылары, 3 очкога өстен чыгып, бу матчта җиңү яуладылар – 71:68.
Киләсе уенны “УНИКС” Казанда “Баскет-холл”да үткәрәчәк. Казан баскетболчылары Мәскәү өлкәсенең “Химки” командасын кабул итә. Матч 15 февраль 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз