Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уен автоматлары төялгән өсте ябулы машина Казан оперативниклары кулына эләккән
Бу хакта шәһәрнең эчке эшләр идарәсе аңлатма бирә
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Шушы айның 20сеннән 21енә каршы төндә Казан буенча эчке эшләр идарәсенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге (ОБЭП) хезмәткәрләре уен автоматлары белән шыплап тулган машинаны туктатканнар. Оперативниклар ачыклык керткәнчә, автоматларның һәммәсе дә күптән искергән “бер куллы бандит”ларны бик нык хәтерләткән.
Шушы бүлек башлыгы Андрей Чапаев сүзләренчә, әле кайчан гына халык арасында популяр булган мондый төр техниканы Татарстан башкаласына Краснодар краеннан кадәр китергәннәр икән. Хәзер исә хокук саклау органнары уен автоматларына заказ бирүчеләрне һәм товар җибәрүчеләрне эзләү белән мәшгуль. Фургон шоферы биргән мәгълүматлар буенча, алып килгән 100дән артык уен автоматын аңа Мәскәү районындагы предприятиеләрнең берсенә урнаштыру йөкләнелгән булган. Товар, чыннан да, шунда табылган. Хәзер шәһәр милициясе вәкилләре, биналарын арендага биргән клиентлар белән ни сәбәпле алдан сөйләшенмәгәнлеге турында аңлатма сорап, фирма җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән. А.Чапаев эшмәкәрләрне эшлекле куларкадашлар сайлаганда игътибарлырак булырга һәм республика территориясендә уен бизнесы таралуга этәргеч бирмәскә өнди, дип хәбәр итә Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз