Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уен автоматлары салоны операторын үтерүче 16 ел гомерен төрмәдә уздырачак
ТР Югары Суды уен автоматлары салоны операторына һөҗүм итү һәм үтерү турындагы җинаять эше буенча карар чыгарган
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Югары Суды Казанда яшәүче 25 яшьлек Александр Никишинга карата җинаять эшен тикшергән. Ул РФ Җинаять Кодексының һөҗүм итеп үтерүдә (105 нче маддәнең 2 нче өлеше, “з” пункты) һәм зыян күрүченең сәламәтлегенә корал сыйфатында предметлар кулланып кискен зыян китерүдә (162 нче маддәнең 4 нче өлеше, “в” пункты) гаепләнә.
Суд утырышында билгеле булганча, 2010 нчы елның 13 нче апрелендә төнге сәгать 2 һәм иртәнге 6 арасында, Никишин Казанның Батыршин урамындагы уен автоматлары салонында 25 яшьлек оператор хатын-кызга һөҗүм итә. Ир-ат корбанының башына пыяла шешә белән суга, аннан соң тәненең төрле урыннарына 30 тапкыр пычак белән чәнчи. Нәтиҗәдә ханым шунда ук җан бирә. Җинаятьче корбанының кесәсеннән 10 мең сум акча урлап, вакыйга урыныннан кача.
Суд карары белән Никишин гаепле дип табыла һәм кырыс режимдагы төзәтү колониясендә 16 елга ирегеннән мәхрүм ителә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз