news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уен алдыннан шөбһә бар иде – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры "Салават Юлаев"ка каршы уенга үз бәясен бирде.

Уен алдыннан шөбһә бар иде – Зиннәтулла Билалетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). “Салават Юлаев” хоккейчыларына каршы уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә “Ак Барс” командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матчка кадәр берникадәр курку булганлыгын яшермәде.

“Бүгенге уен алдыннан шөбһә бар иде, җыелма уенчылары ял көне генә кайтып җитте бит. Егетләргә рәхмәт – яхшы уйнадылар, бөтен кушканны үтәделәр. Тамашачыларның көч бирүен дә аерым билгеләп үтәргә кирәк”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер команда составында беернче уен уздырган сакчы Роман Мануховның уенына, аерым алганда күплектә аңа ни өчен еш мөмкинлек бирелүенә дә бәя бирде. “Без аның күплектә яхшы чыгыш ясый алачагына ышанабыз”, – диде остаз.

Исегезгә төшерәбез, кичә “Ак Барс” хоккейчылары Уфаның “Салават Юлаев” командасын отты. Казан бозында узган матч “Ак Барс” файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot