news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УЕФА Россиядән 2018 елгы чемпионатны тартып алырга җыенмый

Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да уза.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Европа футбол ассоциацияләре союзы (УЕФА) президенты Александер Чеферин Россиядән 2018 елгы дөнья чемпионатын уздыру хокукын тартып алырлык нигезләр күрми. Бу хакта ул ТАСС агентлыгына җиткергән.

“Чемпионатны тартып алырлык рациональ һәм хокукый нигезләр күрмим. Россия футбол берлеге һәм җирле оештыру комитетының зур эш башкаруы нәтиҗәсендә, безне 2018 елда искиткеч дөнья чемпионаты көтәчәгенә ышанам. Бу хакта борчылып та караганым юк, – дигән Чеферин.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елгы дөнья чемпионатын уздыру хокукы Россиягә бирелгәннән бирле, көнбатыш мәгълүмат чараларында спорт чарасын башка илгә күчерү турындагы сораулар һәрдаим кузгатылып килә. Соңгы вакытта Россия спортындагы допинг белән бәйле вәзгыять тә моңа сәбәп буларак китерелә.
2018 елгы дөнья чемпионаты Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендәге 12 стадионда узарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100