news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

УЕФА президенты "Рубин" клубының еврокубокларга тизрәк әйләнеп кайтуын тели

Казанда УЕФАның күптән түгел сайланган президенты Александр Чеферин шәһәр мэры Илсур метшин белән очрашты.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). "Рубин" президенты, Казан мэры Илсур Метшин УЕФА президенты Александр Чеферин белән очрашты, дип хәбәр ителә клубның рәсми сайтында.

Метшин УЕФАның күптән түгел сайланган президентына Казанда футбол үсеше, "Рубин" футбол клубы инфраструктурасы, шәһәрне Конфедерацияләр кубогына һәм 2018 елгы Дөнья чемпионатына әзерләү барышы турында сөйләде.

Очрашуда "Рубин" футбол клубының финанс фейр-плеена туры килүенә зур игътибар бирелде. Метшин Казан клубының УЕФА финанс мониторингы таләпләренә туры килү өчен кабул иткән адымнары турында җентекләп сөйләде һәм бу мәсьәлә буенча клуб белән хезмәтттәшлек иткән өчен оешмага рәхмәт белдерде.

Очрашу азагында Чеферин "Рубин" футбол клубының еврокубокка тизрәк кайтуына өметләнүен белдерде. Искәртеп үтик: Казан командасы ике тапкыр УЕФА Чемпионнар лигасының төркемле турнирында катнашты һәм Европа лигасының чирек финалына кадәр җитте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100