news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең «Яңарыш» мәгълүмат-нәшрият үзәге республиканың Мактау тактасына кертелде

Удмуртиянең «Яңарыш» мәгълүмат-нәшрият үзәге республиканың Мактау тактасына кертелде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Удмуртия Республикасының «Яңарыш» мәгълүмат-нәшрият үзәге шатлыклы хәбәр белән уртаклаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле дуслар, газетаны укучыларыбыз! Сезнең белән уртак шатлыгыбызны һәм горурлыгыбызны чын күңелдән уртаклашасыбыз килә. 35 ел дәвамында туган телебезне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклаучы гына түгел, буыннар арасында күпер булып та хезмәт иткән газетабыз республиканың Мактау тактасына кертелде. Әлеге Мактау тактасы ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан яңартыла. Быел «Купол» заводы (генераль директоры – Фәнил Зыятдинов), «Чепца механика заводы» (генераль директоры – Сергей Чинейкин), «Белкамнефть» җәмгыяте (генераль директоры – Дмитрий Арсибеков) кебек ил күләмендә танылган оешмалар белән беррәттән «Яңарыш»ыбызның да булуы сөенеч һәм горурлык түгелмени!

Удмуртия җитәкчелегенә һәм безнең белән турыдан-туры эшләүче, һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер торучы Матбугат һәм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Александр Валовка, укучыларыбызга күп еллар «Татарлар - без бергә» кушымтасын бүләк итүләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» агентлыгына, безнең белән 35 ел бергә булган укучыларыбызга, хәбәрчеләребезгә, ярдәмчеләребезгә, иганәчеләргә чиксез рәхмәт!», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot