news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Тылсымлы куллар» бәйгесе җиңүчеләрен игълан итте

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы игълан иткән «Тылсымлы куллар» кул эшләре бәйгесе тәмамланды.

«Барлык катнашучыларга да чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәрберегезгә электрон сертификатлар юлларбыз», – диелә «Яңарыш» газетасының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә.

Җиңүчеләр исемлеге

  • 1 нче урын - Камалиев Тимур (540 тавыш)
  • 2 нче урын - Шакиров Самат (305 тавыш)
  • 3нче урын - Тютеев Самир (173 тавыш)

Коллективлар арасында 388 тавыш җыеп, 55 нче мәктәпнең 5а сыйныфы укучылары махсус бүләккә лаек булды.

«Җиңүчеләрне котлыйбыз! Бүләкләр буенча җиңүчеләр белән элемтәгә чыгарбыз», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot