Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Туган телеңне белү ул – әби-бабаңны аңлау
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рилия Закированың «Туган телеңне белү ул – әби-бабаңны аңлау» дигән язмасы чыкты.
5 гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узды. Анда Юкамен районының Починки, Засеково, Палагай, Балезино районының Кистем һәм Паюра, Ижау шәһәренең 6нчы гимназия һәм 97нче мәктәп укучылары катнашты. Олимпиадада 8-11нче сыйныфта укучы 34 бала көч сынашты.
Ул тантаналы линейкадан башланып китте. Укучыларны гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова сәламләгәннән соң, сүзне Удмуртиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы белгече Элеонора Павловна Симушина дәвам итте.
«Чыгышымны Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре белән башлыйсым килә. Ана теленең безнең өчен ничек кирәк булуы турында Габдулла Тукайдан да яхшырак итеп әйтүче юктыр. Аның бу шигырен укып, үземә ачыш ясадым. Әйе, туган телеңне белү ул – әби-бабаңны аңлау, якын һәм ерак туганнарың белән тыгыз элемтәдә тору. Сез туган телегезне белсәгез, үзегезне беркайчан да ялгыз итеп тоймассыз. Кадерле балалар, сез бик зур мактауга лаек. Сез татар телен өйрәнәсез, аны үстерергә ярдәм итәсез. Киләчәктә белемнәрегезне үзегезнең балаларга да тапшырырсыз дип ышанам. Бүген олимпиадада һәрберегез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтә ала. Татарстаннан юлланган конвертлар сезгә уңыш китерсен», – диде ул.
Элеонора Павловна «Туган тел» шигырен рус телендә шундый итеп укыды, хәтта мин үзем дә бу шигырьне беренче тапкыр ишеткәндәй кабул иттем. Олимпиада алдыннан шундый хәер-фатиха укучыларның иңнәренә канат куйгандай итте, күңелләрендә ышаныч уятты. Ә минем үземә бу чыгыш татар теле укытучылары һәм укучылар белән гаиләдә туган телне ничек саклаулары хакында әңгәмә корырга этәргеч бирде.
Беренче әңгәмәдәшем 97нче мәктәпнең татар теле укытучысы, директор урынбасары Эльмира Шакирова булды. «Безнең мәктәптә балаларына милли тәрбия бирүче гаиләләр бик күп. Әлфия һәм Габдрәшит хәзрәт Газизуллинарның балалары рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, тәртиплеләр, яхшы укыйлар. Бүген олимпиадада катнашкан Сафия Шаһигәрәева да башлангыч сыйныфта укучы энесе белән безнең уң кулларыбыз. Әгәр алар дәрестә булмасалар, безнең дәрес җанлы, күңелле үтми. Быел безгә Юкамен районыннан Бузанаковлар укырга килделәр. Бик активлар, шигырь уку конкурсларында да бик теләп катнашалар, матур итеп татарча сөйләшәләр. «Ч» хәрефе дә татарча яңгырый, татар авазларын дөрес итеп әйтәләр», – диде ул.
«Кистем авылында иң үрнәк гаиләләрнең берсе – Илмир һәм Зөһрә Касимовлар гаиләсе. Аларның өч балалары да татарча сөйләшәләр. Үзләре дә, балалары да актив, төрле чараларда катнашалар. Кызлары Хәмидә үткән елны Казанда узган олимпиадада беренче урынны яулаган иде. Быел да сынатмас дип уйлыйм. Лияна һәм Вәсил Тютиннар гаиләсе дә балаларына милли тәрбия бирәләр. Зур кызлары инде Казанда КФУда югары белем ала. Берсе Глазов шәһәрендә – техникумда, ә калганнары мәктәптә укыйлар. Әниләре бик актив. Ул мәктәпкә килеп, остаханәләр уздыра: балаларны пәрәмәч пешерергә дә, токмач кисәргә дә өйрәтте. Нинди генә чара уздырсак та, үзәгендә кайный. Алар да гаиләләрендә татарча гына сөйләшәләр. Үземнең гаиләмә килгәндә, без дә улыбыз Айнур белән гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Бүген Айнур да олимпиадага белемен сынарга килде», – ди Кистем мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Муса кызы.
6нчы гимназия укучылары Раяз Абдрахманов һәм Иллария Садыйковадан да гаиләләрендә нинди тәрбия алулары турында кызыксындым. Ике укучы да сорауларыма саф татарча җавап бирделәр. «Минем әти-әнием татарлар. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Гаиләбез белән Көчек авылына Сабантуйга кайтабыз. Корбан, Ураза бәйрәмендә әни коймак пешерә, ә без әти белән мәчеткә барабыз. Ә олимпиадага әзерләнергә укытучыларым булыштылар. Шулай ук әти белән әнигә дә мин бик рәхмәтле. Өйдә алар белән әзерләндем. Гимназиядә татар телен өйрәнгәч, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлилнең иҗатын беләм», – диде Раяз.
Ә Иллария Садыйкова «Асылъяр» үрнәк балалар җыр һәм бию ансамбленең йолдызы буларак, безгә бик яхшы таныш. Аның әти-әнисенең гаиләдә бары татарча гына сөйләшүләре, милли чараларның үзәгендә кайнаулары хакында яхшы беләм. Шушы көннәрдә Иллария Казан шәһәрендә узган «Илһам чишмәсе» конкурсында катнашып, беренче турдан узган. «Мин татар кызы булуым белән бик горурланам. Татарча яхшы белгәч, конкурсларда катнаша алам. Мине милли чараларда күрсәләр, «Асылъяр» бара дип әйтәләр. Татар телемә мәхәббәтне иң элек әти-әнием тәрбияләде. Ә «Асылъяр» ансамбле һәм гимназия миңа татар телен тагын да тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә», – диде ул.
Шушы урында Раязның һәм Иллариянең әти-әниләренә милли тәрбия биргәннәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.
Паюра мәктәбе укытучысы Әлфия Касимованың балалары 14, 7 һәм 5 яшьлек. Өйдә татарча гына сөйләшсәләр дә, уллары бер-берсе белән русча аралашалар икән. «Татарча эндәшеп тә, русча җавап алуыма борчылам. Аларны татар конкурсларында катнаштырам. Татарча шигырь дә сөйлиләр, зурысы концертларда татарча җырлый. Тырышлыгыбыз юкка китмәс әле, дип, үземне юатам. Бүгенге көндә саф татар гаиләсендә дә татар телен саклавы авыр», – диде ул.
Засеково мәктәбе укытучысы Розалия Балтачева авылларында саф татар гаиләләре сирәк булуын, балаларның күбрәк катнаш гаиләдә тәрбияләнүен әйтте. «Гаиләләрдә хәзер удмурт, рус, татар телләрен катнаштырып сөйләшәләр. Безнең авылда эш булмагач, әти-әниләр еракта эшлиләр. Шуңа күрә кайбер балаларның вакыты күбрәк әби-бабай белән үтә. Рәйхана апа Байкузина – оныкларына милли тәрбия бирүче әби. Ул үзе авыл тарихын бик яхшы белә, җырларга да, телгә дә бик оста. Әле ярый шундый әбиләребез бар», – ди Розалия Габделсәлам кызы.
Быел укучыларның олимпиада эшләрен татар теле укытучыларының методберләшмә җитәкчесе Рәсилә Габдрахманова, Ижау шәһәрендәге 12нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Садыйкова һәм Эльмира Шакирова тикшерде. Алар Казаннан юлланган олимпиада биремнәренең татар мәктәбендә татар телен өйрәнүче укучылар өчен булуын әйттеләр. Әдәбияттан суфичылык турындагы биремнәр балаларга бигрәк авыр булган.
«Быел иҗади эшләргә күп урын бирелгән иде. «Матурлыкны ничек аңлыйсың?», «Минем яраткан шөгыль», «Интернет китапны алыштыра аламы?» кебек темаларга инша язарга кирәк булды. Укучылар бигрәк тә Интернетның китапны алыштыра алмавы хакында бик матур фикерләр язганнар. Әмма «Яраткан китабым» дигән сорауга укучылар чит ил авторларының китапларын гына күрсәткәннәр. Хәзер татарча гына түгел, русча да китаплар укымыйлар.
Гимназиянең бишкөнлек уку программасына күчүе дә олимпиадага тиешле дәрәҗәдә әзерләнергә комачаулады. Хәзер татар теле атнага бер сәгать кенә керә. Моңа кадәр тугызынчы сыйныфлар ярты ел (16 сәгать) татар телен генә фән буларак укыдылар. Яңа елдан соң әдәбиятны үзләштерергә керешәбез. Без олимпиадага әзерләнгән укучылар белән темаларны кабатладык. Тик ул дәрестә өйрәнгән түгел инде. Әдәбият буенча белемнәрнең җитмәве күренә», – ди Рәсилә Искәндәр кызы.
«Мине татар сыйныфлары кимесә дә, олимпиадада катнашучы укучыларның саны кимемәве сөендерде. Ел саен олимпиадада 30-40 укучы катнаша. Унберенче сыйныф укучысы Рамир Җәләевнең эшен тикшергәндә, «канун» сүзен куллануын күреп шаккаттым. Мин быел сигезенче сыйныф укучылары эшләгән кабинетта утырдым. Шунда Хәким Газизуллин олимпиада биремнәренә тиз-тиз генә җавап язды да, иң беренче булып эшен тапшырып чыгып китте. Эшен тикшерә башлагач, таң калдым. Бөтен биремнәргә дә диярлек дөрес итеп җавап биргән. Ул баланы кочаклыйсым, рәхмәт әйтәсем килде. Иллария Садыйкова татар теленнән дә, әдәбияттан да биремнәрне яхшы эшләгән. Күренеп тора: әлеге гаиләләрдә татар теленә зур игътибар бирел», – ди Рәсимә Фоат кызы.
Быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада беренче урынны түбәндәге укучылар яулады: Иллария Садыйкова (6нчы гимназия, 8нче сыйныф), Хәмидә Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе, 9нчы сыйныф), Алия Гафурова (6нчы гимназия, 9нчы сыйныф), Булат Мостафин (6нчы гимназия, 10нчы сыйныф), Айнур Касимов (Балезино районы Кистем мәктәбе, 10нчы сыйныф), Рамир Җәләев (6нчы гимназия, 11нче сыйныф), Александр Касимов (Балезино районы Кистем мәктәбе, 11нче сыйныф), Хәким Газизуллин (97нче мәктәп, 8нче сыйныф), Сафия Шаһигәрәева (97нче мәктәп, 9нчы сыйныф).
Ул көнне татар теле укытучылары Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы бүләк иткән күрсәтмә әсбаплар белән кайтып киттеләр. «Олимпиадага әзерләнгәндә, шушы плакатлардан файдаландык. Татарстан Мәгариф министрлыгына бик файдалы күрсәтмә әсбаплар әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт», – диде Рәсилә Габдрахманова. Димәк, алдагы елда укучылар олимпиадага тагы да яхшырак әзерлек белән килерләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз