news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы Сабантуйга бүләкләр җыя

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы Сабантуйга бүләкләр җыя
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

11 июнь көнне 15.00 сәгатьтән Ижевск шәһәрендә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыялар. Бу турыда Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Шәһәребезнең Татар бистәсендә урнашкан Новгород, Калининград урамнарында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыябыз. Сезне 29 июньдә Ипподромда узачак Ижау шәһәре Сабантуена көтеп калабыз! 29 июньдә Ипподромда узачак Ижау шәһәре Сабантуена көтеп калабыз! Кичке Сабантуй һәрвакыттагыча «Спартак» мәдәният йортының скверында үтәчәк!» диелә бу хәбәрдә.

Сабантуйга бүләк бирергә теләүчеләр бүләкләрен Муса Җәлил китапханәсенә, «Спартак» мәдәният йортына, «Яңарыш» редакциясенә тапшыра ала, дип хәбәр итә газета.

news_right_1
news_right_2
news_bot