news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Милли киемдә» фотомарафонын игълан итте

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Милли киемдә» фотомарафонын игълан итте
Фото: https://vk.com/yanaryshudm, "Яңарыш" газетасы

«Милли кием көне» дип аталган яңа бәйрәм ел саен сентябрьнең өченче җомгасында билгеләп үтеләчәк. 2023 елда бу бәйрәм 15 сентябрьгә туры килә. Удмуртия Республикасында бәйрәм алдыннан «Яңарыш» газетасы «Милли киемдә» дип исемләнгән фотомарафон игълан иткән. Бу турыда газетаның «ВКонтакте» сәхифәсендә хәбәр итте.

Милли киемдәге фотосурәтләрне 15 сентябрьгә кадәр «Яңарыш» газетасы төркеменә хәбәрләргә, тәкъдим ителгән яңалыкларга яки әлеге пост астына комментарий итеп җибәреп була. Төрле еллардагы фотоларны җибәрергә мөмкин.

«Сез нинди милләтне тәкъдим итәсез, халык костюмын еш киеп йөрисезме, гаиләгездә бармы, юкмы икәнен дә языгыз. Үзегезнең битегезгә #МиллиКостюмЯнарыш дигән хештег белән дә урнаштыра аласыз. Без марафонны татар милли киемендәге редакция хезмәткәре Рәфилә Рәсүлеваның фотосурәте белән башлап җибәрәбез. Сез дә кушылыгыз! Дуслар, марафонга үзегезнең һәм балаларның фотоларын җибәрүегез аларны газетада кулланырга рөхсәт итүегез дип санала», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100