news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Мәктәпнең йөзе – аңың күркәм мөгаллимнәрендә

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Мәктәпнең йөзе – аңың күркәм мөгаллимнәрендә
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Әгерҗе шәһәреннән Илзидә Герасимованың «Мәктәпнең йөзе – аңың күркәм мөгаллимнәрендә» дигән язмасы чыкты.

Укытучы, мөгаллим... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Укучыга акыл, тәрбия иңдерүче дә, белем баскычлары буйлап югарыга мен­гәндә, маяк булып юл күрсәтеп торучы да, бәла-каза килгәндә, ярдәм кулы сузучы да укытучы. Юкка гына укытучыны балаларның икенче әти-әнисе дип әйтмиләрдер.

Язмам нәкъ менә шундый укытучыларның берсе – үзенең 42 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләүче, уңган, үз эшенең остасы булган укытучыбыз Нәзилә Хәбибрахман кызы Садыйкова турында.

Түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес итеп бүлә белү һәм тагын бик күп санап бетергесез уңай сыйфатларга ия ул. Мордывый авылы кызы 1968 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, юллама буенча өч ел Буа районында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Дүрт кыз бергә чыгып китеп, бергә укысалар да, Нәзилә апа гына һөнәренә тугры кала. 1984 елдан Әгерҗедәге 76нчы мәктәптә эшен дәвам итә һәм лаеклы ялга киткәнче шунда эшли.

«Безнең 76нчы мәктәп ул елларда Горький шәһәренә карый иде. Татар телен укытырга укытучылар булмау сәбәпле, мәктәп директоры мине чакыртып: «Может возьмётесь?» – диде. Арча педагогия училищесы дипломында «может преподавать татарский язык» дигән сүзләр булгач, мин 1993-1998нче елларда башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм татар теле укытучысы булып эшләдем», – дип искә алды ул.

Бу чорда мәктәп гөрли, бер-бер артлы милли бәйрәмнәр, чаралар уза. Арчада укыганда, Зинаида Корнейчук «Татар балаларына рус теле» өйрәтү методикасын бик яхшы бирә, шул методикага нигезләнеп, Нәзилә апа рус балаларына татар телен өйрәтә. рус балалары татар телен «секретный тел», дип өйрәнәләр иде. Үзара серләрен татарча әйткәндә, янәсе, әниләре аңламый.

Белемен камилләштерү максатыннан Яр Чаллыда, Түбән Камада күпсанлы курслар үтә Нәзилә Хәбибрахман кызы. Ул милләтебезгә тугры калып, балаларга әхлак дәресләре бирә. Татар милләтеннән булуы белән горурлана.

«Үзең белгәннәрне башкаларга өйрәтү – зур савап. Эшемне дә, белемгә омтылучы укучыларымны да яратам», – ди ул. Күпләргә үрнәк мөгаллимә – уңган аш-су остасы да әле, бәхетле әни, әби дә. Лаек­лы ялда булуына карамастан, гел мәктәп тормышын белешеп тора. Бүгенге көндә дә укучылары белән аралашып, аларның уңышларына сөенеп яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100