news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Йөрәгебездә яши татарлык

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Йөрәгебездә яши татарлык
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Йөрәгебездә яши татарлык» дигән язмасы чыккан. Анда ул август ахырында узган Татар яшьләре көннәрендә булып кайткан яшьләр белән аралашкан.

«1990 елда башланып киткән Татар яшьләре көннәре быел үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге чара бүгенге көндә дә актив яшьләрне туплап, берләштереп тора. Быел чираттагы Татар яшьләре көннәре 25-31 август көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә узды. Аны «Идел» яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырды. Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен үзара таныштыру, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

Быел Татар яшьләре көннәренә илебезнең 28 төбәгеннән 150 делегат җыелды. Удмуртиядән «Иман» татар яшьләре берлегеннән 13 делегат катнашты. Чарадан соң алар үз фикерләре белән уртаклаштылар.

«Иман» татар яшьләре берлеге рәисе Азалия Фәйзуллина Татар яшьләре көннәрендә үз проектларын яклаулары турында әйтә.

«Татар яшьләре көннәрендә «Иман» берлегеннән без 13 кеше катнаштык. Бу халкыбыз өчен горурлык хисе, бердәмлек рухы белән сугарылган искиткеч атна иде. Берничә көн дәвамында без татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телен һәм тарихын саклауның мөһимлеге турында сөйләштек, фикер алыштык. Үз проектларыбызны якладык, кызыклы спикерларны тыңладык. Безнең өчен кызык­лы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре каралган иде. Моннан тыш, вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре, шәҗәрәләр төзү, психология юнәлешләре буенча белем тупладык. Сәясәт, сәнгать, журналис­тика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдә танылган шәхесләр белән очрашулар да оештырылды», – ди ул.

Әлеге чарадан илһамланып, алга таба эшләргә көч туплап кайттык, ди Азалия. «Фирдүс Тямаев белән очрашу һәм циркта «Мирас» фэнтези спектакле минем күңелемдә онытылмас­лык тәэсирләр калдырды. Минем өчен Удмуртия Республикасы делегатларының башка төбәктәге яшьләрнең эшен күрүе һәм тәҗрибә алулары, соңыннан шушы алган белемнәрен Удмуртиядә кулланулары мөһим. Инде чираттагы Татар яшьләре көннәрен түземсезлек белән көтеп калабыз!», – дип сөйләгән ул.

Катнашучы яшьләр арасында Ләйсән Хикмәтуллина да була, ул бәйгеләрдә катнашуы турында әйтә.

«Күз алдына китерегез: сез атна буе дуслары­гыз һәм Россиянең төрле почмакларын­нан килгән башка татар яшьләре белән төрле чараларга йөрисез, бергә вакыт үткәрәсез, өстәл уеннары уйныйсыз һәм төне буе гитарага җырлар җырлыйсыз! Татар яшьләре көннәрендә катнашуым белән чиксез бәхетле мин, бу хисләрне кабат-кабат күңелемнән кичерәм. Татар яшьләре көннәре мәңгегә истә калырдай зур вакыйга гына түгел, ә тәҗрибә уртаклашу, шәхес буларак үсәргә мөм­кинлек бирүче һәм татар яшьләре ара­сында дуслык мөнәсәбәтләрен ны­гы­тучы мәйданчык та ул. Быел да һәр елны уздырылып килүче «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтте. Шәхсән мин үзем «Идел кызы» конкурсында катнаш­тым. Бу минем өчен яңалык булса да, мин икенче урынга лаек булдым», - дип сөйләгән ул.

Ринат Дәүләтшин «Иман» татар яшьләре берлегенә әле күптән түгел генә кушылган. «Монда бик көчле энергия аласың, үзеңнең татар булуың белән горурланасың! Хис-тәэсирләремне әйтеп бетерерлек кенә түгел. Бу көннәрдә бөтен җирдә татар теле һәм музыкасы яңгырады, кызыклы дискуссияләр һәм мастер-класслар узды. Бу бөтен илдән җыелган сәләтле, акыллы һәм актив егетләр-кызлар белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тә булды», – дип белдерә.

Илдар Мөбарәков Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнашкан. «Дөресен генә әйткәндә, тәүге тапкыр булгач, бераз дулкынландыра да иде. Ләкин беренче көннән үк мине мондагы атмосфера үзенә тартып алды һәм бөтен дулкынлануым юкка чыкты. Көннәр сизелми үтеп китте. Бик күп кызыклы чаралар һәм лекцияләр булды. Гомумән, бик күп якты һәм истә калырлык мизгелләр һәм тәэсирләр алдык без, иске танышлар белән очраштык һәм яңа дуслар таптык. Алга таба милләтем өчен тырышып эшләү теләге белән «янып» кайттым», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар арасында Аделина Хәбибуллина була. Ул әлеге чарадан бик күп яңалыклар алып кайтуы турында әйтә.

«Казан үзе­нең мәдәни байлыгы белән һәрвакыт гаҗәп­ләндерә, әмма «Идел» яшьләр үзәге оештырган Татар яшьләре көн­нәре кысаларында булган вакыйгалар — аеруча үзенчәлекле. Анда зур гаиләгә эләккәндәй буласың. Төрле төбәкләрдән килгән яшьләрне бер максат берләштерде: татар мәдәниятен сак­лау һәм популярлаштыру. Без төрле төбәкләрдән килгән татар­ларның гореф-гадәтләре һәм тарихы ту­рында бик күп яңалыклар белдек, тәҗ­рибә уртаклаштык. Татар яшьләре көннәре – татар мәдәниятенең китапларда һәм музейларда саклануы гына түгел, ә яшьләрнең йөрәкләрендә яшәве һәм эшләрендә күренүнең символы да булып тора», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot