news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы фотобәйгесендә концертка билет уйнаталар

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы яз ел фасылына багышланган фотобәйге игълан итте. Җиңүчегә концертка билет бирәләр. Бу турыда газета социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Яз табигатьнең иң матур мизгелләренең берсе! Дөнья уяна, көн саен үзгәреп тора. Кулга фотоаппарат алып, шушы гүзәллекне тотып каласы, фотосурәтләрдә чагылдырасы килә. Кадерле, дуслар! Сезнең игътибарга чираттагы бер генә көнлек бәйгене тәкъдим итмәкче булдык. «Туган ягымда – яз!» дип атала ул. Сездән бүгенге язгы табигатьне, ә иң мөһиме, сез яшәгән төбәкне чагылдырган фотосурәтләр көтәбез», диелә хәбәрдә.

Җиңүчеләргә бүләккә Ришат Төхвәтуллин концертына (29 мартта Ижау, «Аксион») чакыру билетлары бирәләр.

Җиңүчеләр икәү булачак. Берсе - редколлегия әгъзалары сайлап алачак уңышлы һәм сыйфатлы фотосурәт. Икенчесе - тавыш бирүдә иң күп лайк җыючы. Тавыш бирү 28 март көнне кич белән булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100