news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Бездә шулай күңел ачалар!

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы: Бездә шулай күңел ачалар!
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең "Яңарыш" газетасында Рәфилә Рәсулеваның «Бездә шулай күңел ачалар!» дигән язмасы чыкты.

Җиденче тапкыр оештырылган һәм ике көн дәвам иткән «Җырлыйк әле!» үзешчән фольклор ансамбльләренең төбәкара фестиваль-конкурсы Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы «Бабай утары» этномузей комплексы биләмәсен җыр-моңга күмде. Агымдагы елда әлеге бәйгедә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы кызлары да катнашты.

«Җырлыйк әле!» төбәкара фестиваль-конкурсы – Башкортстанда Люция Вафина җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының иң эре проектларының берсе. 2022 елдан башлап әлеге фестивальдә Башкортстандагы коллективлардан тыш, күрше төбәкләрнең үзешчән ансамбльләре дә катнаша. Быел исә Татарстаннан, Удмуртиядән килгән «Ак калфак»лылар да чыгыш ясады һәм үзлә­ренең төбәкләренә хас булган халкыбызның күркәм йолаларын тәкъ­дим иттеләр.

Бәйрәм традиция буенча, Башкорт­стан республикасының төрле районнарыннан килгән иҗат коллективларының парады белән башланып китте. Ә аннан соң чараның иң мавыктыргыч һәм кызу өлеше башланды: үзешчәннәр үз төбәкләренең күркәм йолаларын тәкъдим иттеләр. Һәрбер чыгыш эчтәлекле һәм үзенчәлекле булды.

Конкурсантларның чыгышларына мәр­тәбәле жюри: Бөтендөнья татар кон­грессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин бәя бирде.

Кадрия Рәис кызы бу фестивальнең ничек башланып китүен бәян итте: «Бер елны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән берлектә Башкортстанга килгәндә, Люция Ябир кызы җитәкчелек иткән «Ак калфак» оешмасының эш урынында булдык. Безнең алда өч ансамбль чыгыш ясады. Аларның «Ак калфак» иҗ­тимагый оешмасы каршында оешып эшләп килүче үзешчән ансамбльләр булуы хакында белгәч, җитәкчебез, ул вакытта Ринат Закиров, үзешчән коллективлар арасында фестиваль оеш­тырырга тәкъдим итте. Менә шуннан башланып киткән бик күркәм чара бу. Әлбәттә, Фәнир Галимовка «Бабай утары»нда шундый күркәм чаралар оештырырга мөмкинлек биргәне өчен зур рәхмәт!» – диде.

Ул җиңүчеләрнең исемнәрен атар алдыннан конкурсантларның чыгышларында булган уңай якларга да, җитешсезлекләргә дә тукталып узды. Чыгышларны бәяләгәндә, бәйгедә катнашучыларның милли киемнәренә дә, йолаларның шул җирлектән булуына да, кыс­касы, һәрбер нечкәлеккә зур игътибар бирелде.

Бәйге өч турга бүленеп узды. Беренче, икенче турларның җиңүчеләре түбәндәге коллективлар булды: фестивальнең гран-приена Туймазы районының «Төмәнәк» халык фольклор ансамбле лаек булды. Җитәкчесе – Зарипова Раушания. 1нче урын – «Ярмәкәй егетләре», «Ак калфак кызлары» (җит. Ханнанов Рәис, Ханнанова Тәнзилә, Ярмәкәй районы), 2нче урын – «Ихлас» (җит. Хәйруллин Рифат, Шаран районы), 3нче урын – «Ак калфак энҗеләре» (җит. Вәлиева Светлана, Нефтекама), 3нче урын – «Сәрбиназ» (җит. Шәемова Зинфира, Илеш районы).

Бездә тула басалар!

Сездә тула басалармы?

Бездә тула басалар.

Сездә ничек, бездә шулай

Җырлап күңел ачалар!

Өченче турда узган елларда гран-прига лаек булган коллективлар һәм Удмуртиядән без – «Ак калфак»лылар чыгыш ясадык. Тамашачыларга, жюрига «Тула басу» йоласын тәкъдим иттек. Элек-электән ата-бабаларыбыз сарык асраган. Хатын-кызларыбыз исә сарык йонын алу, язу, эрләү, җылы оекбаш, бияләйләр һәм башка бик күп төрле өс киемнәре әзерләү белән шөгыльләнгәннәр. Нәкъ менә шушы йоланы Диния Вәгыйзова, Бриллиант Абдрахманова, Венера Гатауллина, Әлфия Рәҗәпова, Фәридә Нуриева һәм мин – сәхнә күренеше итеп күрсәттек. Сәхнә күренешенә мөнәҗәт тә, халык җырлары да, тула басу күренеше дә керде.

Без чыгыш ясаганда, моңарчы гөж килеп торган зал тып-тын калды һәм күренеш тәмамлануга тамашачылар безне көчле алкышларга күмде. Алып баручы Айрат Халиков: «Ижауда шундый талантлар бар икәнлеген белмәгән идем», – диде бәя биргәндә. Жюри бертавыштан җиңүне безгә бирде.

Йола дигәннән, һәр төбәкнең – үз йоласы. Әлеге бәйге турында социаль челтәрдә язгач, Глазов төбәгеннән Салиха Касимова: «Юкамен якларында «тула» дип, юкәдән ясалган мунчаланы атыйлар», – дип язды.

Кул эшләрендә – күңел җылысы

Кул эшләреннән оештырылган күргәзмәләр күзнең явын алырлык булды: чигелгән калфаклар, түбәтәйләр, тастымал-сөлгеләр, мендәрләр, сугылган келәмнәр, милли бизәнгечләр барысы да әсир итте! Шуңа «Гүзәлләр тудырган гүзәллек» дигән кул эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә әлеге фестивальнең күркәм йо­ласына әверелгән.

Әлеге фестивальнең даими һәм алыштыргысыз алып баручылары – Флорида Исмәгыйлева һәм Айрат Халиков – катнашучыларны дәртләндереп, бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары белән бизәде. «Җырлыйк әле!» фестивале төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыеп кына калмады, анда кат­нашу­чыларның һәммәсенә онытылмас­лык хисләр, очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте. Әлбәттә, бәйгедә җиңү җиңел бирелми. Аңа ныклы әзерлек кирәк һәм матди чыгымнар таләп ителә. Әлеге бәйгегә транспорт белән баруны тәэмин иткән Удмуртиянең Татар эшмәкәрләр клубына (җитәкчесе Дамир Хаҗиев), Рәдиф Нуркаевка, Рәйсә Касимовага (күчтәнәч – кабарчы), Розаэль Усмановка (уклаулар) һәм инде катнашкан кызларга, апаларга зур рәхмәт!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100