news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы әтиләргә багышланган фотомарафон игълан итте

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы Әтиләр көн уңаеннан фотомарафон игълан итте. Бу турыда газета ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә яза.

«Дуслар, 15 октябрьдә илебездә Әтиләр көне. Әтиләр гаилә өчен зур тырышлык куялар, акчасын эшлиләр, кирәген табалар, бала тәрбияләүдә дә өлешләре зур. Шушы уңайдан, «Мин – әтинең копиясе» дип аталган фотомарафон игълан итәргә булдык. Әтиләрегез белән бик охшаш икәнсез, әлеге марафон сезнең өчен!» диелә хәбәрдә.

Әти белән төшкән фотоларны әлеге пост астына комментарийларга яки яңалык тәкъдим итеп, я булмаса үз битегездә #ӘтиКөнеЯнарыш #ДеньОтцаЯнарыш хештеглары белән куя аласыз.

Бер-берсенә аеруча нык охшаган, гомумән, әтисенең копиясе булганнарны истәлекле бүләкләр көтә. Фотоларны урнаштыруыгыз, җибәрүегез шәхси мәгълүматны эшкәртүгә һәм фотоларыгызны газетада бастыруга, ВК төркемдә куюга ризалык бирүегез дип санала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot