Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы 35 еллык юбилеен билгеләп узды
18 апрель көнне Удмуртия Республикасында нәшер ителүче «Яңарыш» татар гәҗите 35 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Милләттәшләребезне тәбрикләргә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов килде.
Бәйрәм чарасы Ижевск шәһәре Сосновый шифаханәсенең актлар залында узды. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге матур бәйрәмгә бүләк итеп Алабуга халык җыр һәм бию ансамблен юллаган иде. Әлеге коллектив үзенең җыр-биюләре белән зал тутырып килгән тамашачыларны битараф калдырмады. Булат Ибраһимов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләмәне укыды һәм редакциягә ноутбук алу өчен сертификатны гәҗитнең баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага тапшырды.
Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән Ләйсән Сабированы һәм Гүзәлия Поздееваны бүләкләде. Алга таба конгресс вәкиле «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар.Сәлимгәрәев тәбрикләмәсен ирештереп, Әгерҗе районы почта хезмәткәрләре Рәмзилә Якуповага, Нурия Муллинага, Эльза Рамазановага агентлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз