news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә балалар Сабан туена әзерләнәләр

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә балалар Сабан туена әзерләнәләр
Фото: © «Татар-информ»

23 майда 11:00 сәгатьтә Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә балалар Сабан туе узачак. Милли бәйрәмне «21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» администрациясе оештыра. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, балалар өчен бай программа әзерләнә:

  • Милли халык уеннары һәм күңел ачулар;
  • Конкурслар һәм ярышлар;
  • Яшь артистлар һәм иҗат коллективлары башкаруында музыкаль номерлар;
  • Балалар өчен махсус остаханәләр.

Бәйрәм ачык һавада – Кәҗә паркында узачак. Ул балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә кызыклы булачак. Барлык теләүчеләрне күңелле милли бәйрәмгә чакырабыз, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot