Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиянең Можга шәһәрендә «Татар малае, татар кызчыгы - 2026» бәйгесе узган
Удмуртия Республикасы Можга шәһәрендә республикакүләм «Татар малае, татар кызчыгы - 2026» бәйгесе узган. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Бәйгедә катнашучы балалар телебезне, милли җыр-биюләребезне белүләре белән тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да шаккатырды. Малайлар-кызлар үзләренең нәсел агачлары турында сөйләде, сәләтләрен күрсәтте, әниләре белән бергә бишек җырын башкарды һәм алдан әзерләнгән милли ризыкларын тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.
Һәр бала махсус номинациядә җиңү яулаган. Аларга «Татар эшмәкәрләре клубы», Удмуртия һәм Можга татарлары милли-мәдәни автономиясеннән бүләкләр тапшырылган.
«Татар малае-2026» исеменә – 107нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Кәрим Кондратьев, ә «Татар кызчыгы-2026» исеменә Ижевскидан Дилә Вәлиева лаек булган.
Бу җиңүләр – балаларның тырышлыгы, әти-әниләрнең зур ярдәме, тәрбиячеләрнең, Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасының хезмәте нәтиҗәсе, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз