news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Можга районында бердәнбер татар авылы турында: Зур тарихлы кечкенә авыл

Удмуртиянең Можга районында бердәнбер татар авылы турында: Зур тарихлы кечкенә авыл
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Зур тарихлы кечкенә авыл» дигән язмасы чыкты.

Сосмак – Можга районында бердәнбер татар авылы. Без килгәндә, урамнарны яңгыратып матур азан тавышы яңгырый иде. Кечкенә булса да, авыл үз халкы, тарихы белән көчле. 30 хуҗалыкта 40тан артык кеше яши. Авылга 1880 елда Киров өлкәсеннән килгән 5 кеше нигез сала. Соңрак алар үз гаиләләрен дә алып киләләр. Әкренләп авыл үсә.

«Икешәр мәчет эшләгән чак­лар да була», – дип искә ала биредә яшәүчеләр.

Яшь барган саен, дин кирәк

Үзгәртеп кору җилләре Сосмакны да читләтеп үтми. 1935 елда мәчетнең манарасы киселә. Ул башта мәктәп, соңрак клуб бинасы итеп кулланыла.

«Дин тыелса да, әби-бабайлар Аллаһ кушканнарны үтәп яшәгәннәр. Намаз укырга да, чәй эчәргә дигән сылтау белән, бер-берсенә җыелганнар. Башка авылдан тикшерүчеләр (үз авылдашлары күз йома торган була) килеп кереп: «Нишлисез?» – дип сорасалар, «Кунакка килеп, чәй эчәбез», – дип җавап биргәннәр. Ул вакытта дингә каршы булганнарның күбесе авылда мәчет салынгач, үзләре дә намазга бастылар», – дип сөйләде авылның имамы Фәнис хәзрәт Гарипов.

Аллаһ йортын 1994 елда салып чыгалар. Тумышы белән Сосмакныкы булган, озак еллар «Восход» колхозын җитәкләгән депутат Рифнур Галеевның тәкъдиме була бу. Колхоз җитәкчесе дә Тәлгать Мәүлидов бу эшкә ныклап алына. Әнә шулай, уртак көч, авылдашлар тырышлыгы белән мәчет бер ел эчендә диярлек салынып чыга.

Шул көннән бирле аның ишекләре ябылмый. Намазларга, укуларга җыелалар дин кардәшләребез. Рамазан аенда дин кардәшләр бергәләп ураза тотып, ифтарларга йөрешеп, гаетне дә күркәм итеп үткәргәннәр.

«Яшь барган саен, дин кирәк. Әкренләп намазга да бас­тык, җомгаларны, гаетне калдырмыйбыз. Изге айда уразалар тотып, тәравихларга йөрдек. Фәнис хәзрәт бар эштә дә өндәп, әйдәп баручы. Аңа бик зур рәхмәт! Читтә яшәүче авылдашларыбыз арасында да кайтып, ифтарлар үткәрүчеләр булды. Ул көннәрдә мәчетебез тулы, шундый күңелле була иде. Гает көнне дә кайтучылар күп булды, Аллаһка шөкер. Авылыбыз яшәсен иде әле», – диде Тәлгать абый.

Рамазан аеның бер генә көне дә бушка узмаган. Коръән укырга, дини гыйлем алырга да өлгергәннәр. Ир-атлар мәчеттә укыса, хатын-кызларга Фәнис хәзрәтнең тормыш иптәше Раушания Гарипова белем биргән.

«Бик күңелле узды Рамазан ае. Рау­шания ханым безгә Коръәнне дөрес укырга өйрәтте. Уразалар тотып, кичләрен бергәләп авыз ачтык. Киләсе елларда да шулай үткәрергә язсын дигән теләктә барыбыз да», – диде Камәрия ханым Галиуллина.

Авылдашлар яз-көз мәчеттә, зиратта өмәләр уздырып, барысын да тәртиптә, чис­талыкта тотарга тырышалар. Аларның үзара дус, тату, бердәм булуларына чын күңелдән сокландым.

Улыбыз сөендерде һәм шаккатырды

Авыл халкының динне, телне саклап, дус булып яшәүләрендә Фәнис хәзрәт белән Раушания ханымның өлешләре бик зур. Безне дә алар үз балалары кебек җылы каршы алдылар. Гади, искиткеч ачык күңелле кешеләр. Күптәнге танышлар кебек сөйләшеп тә киттек.

Фәнис хәзрәт тумышы белән Сосмак авылыннан. «18 яшем тулгач, армия хезмәтенә алындым. Шуннан соң Пермь шәһәренә кайтып, укырга кердем. Раушания үзе Ижауныкы. Сосмакка әби-бабайларына кайтып йөри иде. Шулай танышып, күрешә башладык, өйләнештек. Пермьдә төпләнеп калырга да була иде, тик Раушанияне әти-әнисе еракка җибәрәсе килмәде. Шуңа күрә Ижауга кайтып яши башладык», – дип, үзләренең танышу тарихларын сөйләде Фәнис хәзрәт.

Ул 26 ел Ленин районының сак бүлегендә эшли. Рау­шания ханым заводта, соңыннан балалар бакчасында пешекче булып эшли. Уллары Фәнзил, кызлары Айгөлгә матур тәрбия бирәләр. Аларның дингә килүләрендә дә улларының өлешләре зур. Фәнзил дини гыйлем ала. Бүгенге көндә Ижау Җәмигъ мәчетендә эшли. Аның үтемле вәгазьләре белән сез дә яхшы таныш.

«Мәктәптә укыганда, Фәнзилне мәчеткә якшәмбе мәктәбенә язган идек. Ул шунда дингә нык тартылды. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, документларын Ижаудагы һөнәри училищега тапшырдык. Тик ул Казан­да мәдрәсәдә укырга теләк белдерде. Ике уку йортына да үтте. Гаилә белән Казан шәһәрен сайлагач, училищега документларын кире алырга киттек. Тик директор: «Урын буш кала, бирмим», – дип кырт кисте. Ләкин улыбызның кайда укырга теләвен белгәч: «Моңа каршы килеп булмый», – дип, документларны кире бирде», – дип искә алды Фәнис хәзрәт.

Үзе ул намазга лаеклы ялга чыккач баса. Моңа тормышта килеп чыккан күңелсез хәл һәм улының ныклы киңәше этәрә. «Өйдә бер бүлмәдә ремонт ясый идем. Көннәр суыта башлаган иде инде. Тәрәзәләрне ябып, буяу эшләрен башкардым. Бер атна дигәндә астма авыруы барлыкка килде. Хастаханә юлын күп таптарга, даими дарулар эчәргә туры килде. Шунда улым: «Әти, бас намазга. Барысы да үтәр», – дип үгетләде. Аның киңәшенә колак салдым. Намазлыкны алдым да бер атнага бакчага киттем. Шунда намаз укырга өйрәндем. Ярты ел эчендә авыруым да басылды. Ижауның үзәк мәчетендә белем алдым. Раушания миннән иртәрәк намазга баскан иде инде. Белмим, улыбыз диндә булмаса, Аллаһ юлында булыр идекме? Хәтерлим, аның дини гыйлем алуы, намазда булуы безне сөендерде дә, шаккатырды да. Хәзер балаларның бәхетенә куанып яшибез», – дип, горурланып сөйләде Фәнис хәзрәт.

Хәер, дини гыйлемлеләр була аларның нәселендә. Фәнис хәзрәтнең дә, Раушания апаның да әбиләре бик белемле абыстайлар булалар.

«Әби белән ураза тотарга торганны хәтерлим. Ул миңа бер конфет тоттыра иде. Үзем иң эссе чакта, июль аенда ныклап ураза тота башладым. Авыр булыр дигән идем, Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирде. Шуннан соң уразамны калдырган юк», – диде Фәнис хәзрәт.

Сосмакка алар 2019 елда кайтып төпләнәләр. Ул вакытта авылда хәзрәт булмый. Авылдашларыннан ачкычны сорап алып, мәчетне ача ул. Шуннан соң дини вазифаларны башкарырга керешә. Халыкка үтемле вәгазьләр сөйли, ислам нигезләрен дә өйрәтә.

«Яшьләрне тизрәк намазга басарга үгетлим. Күпләр: «Әле безгә иртә», – диләр. Иртәме, соңмы, кемгә күпме бирелгән, Аллаһ кына белүче. Соңга калмыйк дип үгетлим», – ди Фәнис хәзрәт.

Сосмактагы очрашуларда күңелгә ниндидер бер рәхәтлек алдым. Кешеләре дә яхшы, хәтта һавасы да үзгә сыман. Шундый уйлар белән кайтыр юлга кузгалдым. Ә авыл урамнары буенча янә азан тавышы таралып калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100