Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиянең Кече Пурга районында «Яган-базар» милләтара этник бәйрәме узды
Удмуртиянең Кече Пурга районы Яган-Докья авылында «Яган-базар» дип аталган зур милләтара этник бәйрәм узган. Чара төрле халыкларның милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен берләштерүче үзенчәлекле мәйданчыкка әйләнгән. Бу хакта Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Тарихи традицияләрне яңартучы бәйрәмнең программасы эчтәлекле итеп әзерләнгән. Кунаклар өчен милли аш-су күргәзмәләре, кул осталары эшләре ярминкәләре, халык кәсепләре буенча мастер-класслар оештырылган.
Бәйрәмнең төп бизәге булып төрле милли коллективларның чыгышлары торды. Сәхнәдә удмурт, татар, рус һәм башка халыкларның моңлы җырлары яңгырады, милли биюләр башкарылды. Чарада катнашучылар иҗади коллективларның чыгышларын көчле алкышлар белән каршы алды, диелә хәбәрдә.
«Яган-базар» кебек чаралар төбәктә яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Бәйрәмне оештыручылар билгеләп үткәнчә, киләчәктә чараны тагын да масштаблырак итеп уздыру планлаштырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз