news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең ике иҗат коллективы юбилейларын билгеләп үтте

Удмуртиянең ике иҗат коллективы юбилейларын билгеләп үтте
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Рәфилә Рәсүлеваның «Гармунчылар уйнады, сандугачлар сайрады» дигән язмасы чыкты.

«Ике коллективның юбилеен уздыру алдыннан шактый уйландым. Ничек үткәрергә? Бүгенге көндә «Спартак» мәдәният йорты төзекләндерүгә ябык, тамашачы үзешчән коллективларның концерт­ларын карый алмый. Татар эстрадасы йолдызларының концертлары берсе дә бушлай түгел. Тамашачыларыбызга да, 25 еллык юбилеен каршылаучы «Бәхет» ансамбленә, 15 еллык «Чулпан» театр коллективына бүләк булсын дип, үзебезнең иҗат юнәлеше буенча дус булган коллективларны чакырырга уйладым. Ялгышмаганмындыр, Халыклар дус­лыгы йортының шыгрым тулы залы шуны раслады.

Моннан 15 ел элек Муса Җәлил исе­мендәге китапханәгә эшкә урнашып, мин «Бәхет» ансамбленә килеп кердем. Шуннан әкрен генә сәхнә күренешләре кертеп, зур спектакльләр тамашачы хозурына тәкъдим ителә башлады. «Чулпан» театры барлыкка килде. Моннан биш ел элек театр коллективына балалар килеп керде. Бу елларда ирешелгән уңышлар шактый. Түккән көч тә саллы гына булды. Куйган хезмәтнең нәтиҗәсе күренгәч, ул кабат яңа үр­ләргә этәрә бит.

«Бәхет» ансамблендә җырлаган, «Чулпан» теат­рында уйнаган үзешчән артистларның шактые инде безнең арада юк. «Бәхет» ансамбленә нигез салган Фоат ага Кәримов, исән булса, аңа 22 октябрьдә 90 яшь тулган булыр иде, ансамбльнең җитәкчесе булып хезмәт куйган Рәсимә апа Мифтахетдинова, Рәфис Шәймәрданов, Илдус Хуҗин, Рәҗибә Әхмәтвәлиева, Хәлимә Шәмсиева... Сез безнең күңелләрдә мәңге калырсыз!

Тамаша барышына күз салсак, аның беренче өлеше балалар тарафыннан Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектакле һәм «Бәхет» ансамбле, Рөстәм Егоров, Светлана Тимершина, Илгизәр Шакиров чыгышлары белән үрелеп барды. Котлау өчен сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты бүлеге вәкиле Зөфәр Мөнир улы Вәлиәхмәтов һәм «Яңарыш» газетасы мөхәррире урынбасары Гүзәл Илдус кызы Шакирова күтәрелде. Алар изге теләкләрен теләп, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Гөлнара Вә­лиева, Илгизәр Шакиров Удмуртия Милли сәясәт министрлыгының Мактау грамотасы, Гүзәл Шәехова, Гөлнара Вәлиева Удмуртия Республикасының Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Барлык артистларга Удмуртия республикасының Милли сәясәт министр­лыгы һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чараның икенче өлеше тагы да кызды. Сәхнәгә Казан шәһәреннән килгән Ринат Мөхетдинов җитәкчелегендәге «Татар гармуннары» ансамбле, 12 гармунчы ир-ат чыккач, кемнең генә күңеле җилкенми калгандыр?! Ә бу гармунчы ир-атларны Пермь өлкәсе Барда районыннан килгән Гөлнур Ибраһимова җитәкчелегендәге «Барда гүзәле» вокаль ансамбле алыштыргач, тамашачының күңеле тагы да күтәрелде. Кызларны мин сандугач­лар­га тиңләдем. Кече Пурга районы Пугачево авылыннан Гөлнара Кәлимуллина җитәкчелегендәге «Яшьлек» ансамбле, Сарапулдан Гөлия Шакирова җитәк­че­ле­гендәге «Яшьлек» ан­самбле җырлаганда, та­ма­ша­чылар яшьлекләренә кайткандай булдылар. Чөнки алар, өлкән буын белгән, яратып җырлаган җырларны баршкардылар.

Зөлфәт Арслановның төрле музыка уен коралларында уйнавы күңелләргә хуш килде. Ә инде матур ноктаны Рөстәм Егоров һәм «Татар гармуннары» ансамбле белән бергә әзерләнгән, Наил Касыймов сүзләренә Вил Усманов көенә иҗат ителгән «Нинди гүзәл, матур минем халкым» җыры куйды. Зур рәхмәт! Бәйрәмне уздырырга ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Шәйхразыевка, Бөтендөнья татар конгрессы Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты бүлеге вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтовка, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, «Яңарыш» газетасы мөхәррире урынбасары Гүзәл Шакировага, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллинга, эшмәкәрләр Альберт Сәйфуллинга, Равил Шәрифуллинга, Зөлфәт Арслановка, Рәдиф Нуркаевка, Мирзо Умаровка, оештыруга зур көч куйган Гөлнара-Рамил Вәлиевләргә, Рамилә-Раил Хафизовларга, Гүзәл-Искәндәр Шәеховларга, Алсу Садыйковага, Халыклар дуслыгы йорты белгече Лилия Мәрдановага рәхмәтемне белдерәм».

news_right_1
news_right_2
news_bot