news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Гордино авылында яңа мәчет ачылды

Узган ял көннәрендә Удмуртиянең Балезино районы Гордино авылында яңа мәчет ачылды. Кестым мәчете имам-хатыйбы, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир Касыймов сөйләвенчә, беренче мәчет биредә 1887 елда ук төзелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1902 елда Гордино авылында яшәүчеләр үзеләренең рәсми имамы белән аерым мәхәлләгә аерылды. 1930 елда мәчетне яптылар һәм бинаны авылның икенче өлешенә башлангыч мәктәп сыйфатында күчерделәр. Шуннан бирле мәчет юк иде. Бәйрәм намазы рәсми булмаган имамнар тарафыннан төрле урыннарда үткәрелде. Совет елларында - җирле халык йортларында», - дип сөйләде Илмир хәзрәт.

Соңгы 15-20 елда намазлар әле ябык кибет бинасында, әле ташландык бригада йортында, кайвакыт бөтенләй урамда узды. Шуңа күрә 2022 елда мәчет төзергә карар кылдылар.

Монда аерым мәхәллә булмаячак. Гордино Кестым авылының «Мәхәллә» дини оешмасына карый. Бәйрәм намазларын Кестымда яши торган имам Васил хәзрәт Тютин үткәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100