Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Удмуртиянең Глазов районы мәчетенең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Глазов районында Татар Парҗысы мәчетенең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Шунысы игътибарга лаек, ул 1906 елдан бирле бер генә көнгә дә ябылмаган. Аның ярым ай белән бизәлгән биек манарасы һәркайдан күренә, ә бәйрәм намазларын тавыш көчәйткечләрдән барлык авыл халкы һәм күрше авыл кешеләре ишетә ала. Нәкъ менә монда вәгазьләрдә яхшылыкка, тынычлыкка, татулыкка һәм шәфкатьлелеккә өндәүләр яңгырый. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәхәллә» дини оешмасы һәм татар мәдәнияте үзәге Татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча зур иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эше алып бара.
Шатлыгын уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар да килгән иде, аларның берсе – Ижевск шәһәреннән Искәндәр Арасланов, Татар Парҗысы авылында мәчет салдырган Глазов сәүдәгәре Арасланов Мөхәммәтҗан Ибраһим улының оныгы.
Мәчет эшенә зур өлеш керткән лаеклы кешеләргә күп рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз