news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең Балезино районында ике мәчет салына

Удмуртиянең Балезино районында ике мәчет салын а. Берсе – район үзәгендә, икенчесе – берничә гасырлык тарихы булган борынгы Үрьякала авылында. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.

Балезинода беркайчан да мәчет булмаган. Анда яшәүче татарлар җомга намазларына, гает бәйрәмнәренә райондагы Кистем, Падера, Әхмәди авыллары мәчетенә йөрергә мәҗбүрләр. Узган елның язында үзләрендә күтәрергә ниятлиләр. Әлеге фикерне район хакимиятендә хуплыйлар, диелә хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot