news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Удмуртиянең «Асылъяр» коллективы татар моңын Кытайда яңгыраткан

Удмуртиянең «Асылъяр» коллективы татар моңын Кытайда яңгыраткан
Фото: «Яңарыш» газетасы

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Фәнзилә Салихованың «Асылъяр»ның үз йолдызы бар!» дигән язмасы чыккан.

«Асылъяр» үрнәк татар музыкасы, җыр һәм бию ансамблен Удмуртиядә белмәгән кеше юктыр. Хәер, алар бик еш респуб­лика чикләрен узып, Россия күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашалар, беренче урыннарны яулыйлар, гран-приларга ия булалар. Сентябрь аенда бу чикне тагын да киңәйттеләр – Кытай Халык Республикасында булып кайттылар. Анда 8-13 сентябрь көннәрендә Бэйдайхэ шәһәрендә узган «Алтын мәйдан» халыкара фестивальдә катнаштылар.

«Асылъяр»лылар кайтып, инде гадәти тормышка чумсалар да, фес­тиваль тәэсиреннән арынып бетә алмыйлар әле. Алар белән репетиция көннәренең берсендә аралаштык. «Әлеге проектның авторы һәм җитәкчесе Гамира Гадельшина: «Быел «Алтын мәйдан» Кытайда да узачак», – дигәч, шаккаттык, ышанып та җитмәдек, – ди ансамбль җитәкчесе Лариса Гайнетдинова, – Чит илгә чыкканыбыз юк, ничек йөреп кайтырбыз, дип борчылдык. Әмма шулкадәр күңелле булды. Анда танышкан коллективлар белән һаман да аралашып торабыз. Конкурс кына түгел, яңа дуслар, аралашу, чит җирләрне күрү, ят ризыклар авыз итү, башка халыклар мәдәнияте белән танышу, бер-береңне баету да булды ул».

«Асылъяр» Кытайга 80 кешелек зур бер гаилә булып кузгала! Балалар, остазлары, әти-әниләр һәм хәтта әби-бабайлар. Иң кечкенә талантка – 6, иң зурысына 16 яшь. «Без, әти-әниләр, бүләккә 20ләп татар, удмурт курчаклары әзерләдек. Әтиләр агачтан сыннар ясады, әниләр милли киемнәр текте. Бакчамда үзем үстергән үләннәрдән чәйләр әзерләдем. Фестивальдә кул эшләреннән, Удмуртия турындагы китаплардан күргәзмә ясадым», – ди ансамбльдә осталык дәресләрен алып баручы Рәзилә Мөбарәкова.

Фестивальгә үзләрен бар яктан күрсәтү максаты белән баралар һәм шуңа ирешәләр дә! Ә катнашучылар күп була. Россиядән генә - 75, Кытайның үзеннән 30 коллектив, барлыгы 2000 катнашучы! 32 төбәктән рус, татар, чуваш, мари һәм башка халыклар ансамбльләре. Фестиваль программасы тыгыз булган. Тантаналы ачыш коллективлар парадыннан башланган.

«Без Россия, Удмуртия флаглары белән, милли киемнәрдән, халык уен коралларында уйнап, «Тала, тала» җыры белән атладык. Тамаша кылучы Кытай халкы алкышлады, фотога төшерде», - ди Лариса Гайнетдинова. Аннары чыгышлар, этник кичәләр, милли киемнәр күрсәтү, күргәзмәләр бер-берсен алыштырып торган. «Номинацияләр дә күп, без барысында да диярлек катнаштык. Жюри дәрәҗәле – Кытайның үзеннән, Мәскәүдән, Казаннан таныл­ган мәдәният эшлеклеләре, режиссерлар, хореографлар, артистлар иде», – ди Лариса Гайнетдинова.

Чыгышлары белән шаккатыруга ирешәләр дә. «Һәр номерыбыз җыр һәм бию белән үрелеп бара. Репертуарыбызда татар, удмурт, рус, мари, кырым татарлары биюләре бар, – ди хореографлары Альбина Мине­мөхәммәтова. – Номинацияләрнең берсендә кечкенәләребез курчак уенын күрсәттеләр. Жюри аларның ихлас­лыгына, сәхнәдә үзләрен чын артистлардай тотуларына сокланды».

Румия Минемөхәммәтова «Шәл бәйләдем» җырын башкаргач, жюридагы Бурятия вәкиле сок­лануын белдереп, милли муенса да бүләк итә. Ансамбльне озак еллар киендергән дизайнер На­талья Ермолинаның XX гасыр үрнәгендә тегелгән татар күлмәкләрен әниләр киеп, Альбина Минемөхәммәтова белән әзерләгән «Татар сөлгесе юлы буйлап» композициясе белән Кытайның данлыклы пыяла күперендә узган этнодефиледә катнашалар.

«Этнодефиледә барлыгы 79 коллектив милли киемнәр күрсәтте. Аларның күпчелеге стильләшкән, заманча тегелгән иде. Ә безнең коллекция музей экспонатларына, элекке фотоларга таянып тегелгәч, тамашачылар һәм жюри җылы кабул итте. Әлеге күлмәкләр өчен Рәзилә Мөбарәкова җитәкчелегендә әниләр өчпоч­маклы калфак­лар тектеләр», – дип сөйләде Наталья Петровна. Ты­рыш­лыкларының нәти­җәсе – «Мо­да театры. Эт­но­де­филе» номи­на­ция­сендә Наталья Ермолина, ә Рәзилә Мөбарәкова «Де­коратив-гамәли сәнгать» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат диплом белән бүләкләнәләр. «Тагын бер номинациядә ярминкә күрсәттек, балаларыбыз «сәүдә итте», «Эх, сез матур кызлар!» җырын дүрт – татар, рус, удмурт, ма­ри телләрендә башкардылар, биеделәр дә», – дип дәвам итә Лариса Гайнетдино­ва.

Әлбәттә, Кытай кадәр Кытайга баргач, аның истәлекле урыннарында булырга да вакыт табалар. Пекин, Шанхай шәһәрләрендә булалар, тарихи Кытай стенасына күтәреләләр, милли ризык­ларны авыз итәләр. Ә иң истә калган, беркайчан да онытылмас мизгел – фестивальнең иң зур бүләге – гран-прига ия булуларын ишетү була. Йөздән артык коллектив арасында алар иң лаеклысы дип табыла. «Бу безнең эшкә бәя, алга таба рухланып эшләргә этәргеч», – диләр ансамбль остазлары.

«Асылъяр»ның хәзер үз йолдызы бар. Галәм киңлегендә! Моны аларга Кытайда тапшырылган сертификат раслый. Анда Балыклар йолдызлыгындагы унбишенче зурлыктагы йолдызга «Асылъяр» исеме бирелү турында язылган. Ул планеталар һәм йолдызларның халыкара мәгълүмати базасында теркәлгән! Ни өчен Балыклар йолдызлыгы дисезме? «Асылъяр»ның туган көне март аенда – йолдызнамә буенча балык­лар билгесе. Ә оешуына 16нчы ел, шул вакыт эчендә ул Удмуртия татарларының горурлыгына әверелде, тормышларын сәнгать белән бәйләгән талантлар тәрбияләде. Бүген коллективка 80ләп бала йөри, аның танылган булуын шушы сан да раслый. «Асылъяр»лыларны халыкара дәрә­җә­дәге гран-прига ия булулары белән котлап, уңышлар телибез!»

news_right_1
news_right_2
news_bot