news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиянең Воткинскидагы татар зираты тарихи һәйкәл статусына дәгъва кыла

Воткинскиның Иҗтимагый палатасы моның өчен документлар һәм мәгълүмат җыю белән мәшгуль.

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Воткинск шәһәрендә урнашкан иске татар зиратына "тарихи һәйкәл" статусы бирелергә мөмкин. Хәзерге вакытта каланың Иҗтимагый палатасы моның өчен документлар һәм мәгълүмат җыю белән мәшгуль, дип хәбәр итә Воткинск татарлары оешмасы активисты Айрат Галимҗанов. 
 
Билгеле булганча, Воткинскида татарлар 1807 елда төпләнгән. Анда хәтта Татар урамы да булган һәм ул чорда биредә 125ләп кеше яшәве мәгълүм. 
 
Татар зираты исә урман эчендә - тау башында урнашкан. Анда ХХ гасырның 60 елларында мәетләрне җирләү туктатылган. 
 
"Бу безнең уртак тарихыбыз. Без аны бергәләп сакларга тиеш.  Әгәр дә зират турында кем дә булса мәгълүмат белә икән, безгә җиткерсен иде", - дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә Айрат Галимҗанов. 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100